В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар барышында автомобильчеләргә юлларны кичү кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында искә төшерәчәкләр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Гыйнвар һәм февраль айларында Горький магистраленең тимер юл кичүләрендә 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда автомобильләр поездлар белән бәрелешә. Аварияләрдә 5 кеше зыян күрә, икесе һәлак була. Чагыштыру өчен: узган ел 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, беркем дә зыян күрмәгән.
29 нчы мартта ЮХИДИ белән берлектә профилактик рейдлар узачак, шул исәптән Биектау станциясендә дә. Автомобильчеләргә тимер юл кичүләрен кичү кагыйдәләре һәм аларны бозган өчен җаваплылык турында искә төшерәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының матбугат хезмәте – «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы.