В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акцияне «Тыныч күк йөзе өчен» хәйрия фонды үткәрә
Денис Гордийко фотосы
«Тыныч күк йөзе өчен» хәйрия фонды Росгвардия белән бергә «Солдатка мылтык тапшыр» акциясе гамәлдә булган вакытта, ягъни узган елның августыннан, махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга 2,2 меңнән артык корал җыеп тапшырган.
Мылтыклар пилотсыз оча торган аппаратлар белән көрәш өчен бик яхшы корал санала, ядрә, дроннарны вак кисәкләргә тарату көченә ия. Коралның мондый төре автоматлар белән чагыштырганда зуррак мәйданнарны колачларга сәләтле.
Мылтыклар Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә, Казанның лицензия-рөхсәт эше бүлегендә (Лазарев урамы, 16) кабул ителә. Килер алдыннан +7(800)10-16-160 телефон номерына шалтыратып, алдан язылырга кирәк.
Акциядә катнашучыларга, урынга килгәч, килешү һәм кабул итү-тапшыру актын тутырырга кирәк булачак – әлеге документлар нигезендә мылтык исәптән төшереләчәк. Шулай ук, булган очракта, патроннарны да биреп калдырырга була. Сугыш кораллары 9:00–12:00 һәм 14:00-17:00 вакыт аралыгында кабул ителә.
Коралны махсус хәрби операциядә катнашучы билгеле бер кешегә яки билгеле бер частька тапшырырга мөмкин. Шуннан соң хәрби частьларның ышанычлы затлары килеп, коралларны алып китәләр.
Татарстанда барлыгы 40 мең мылтык хуҗасы теркәлгән.