Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Язылган штрафларның гомуми суммасы 430 мең сумнан артык тәшкил иткән
Бер ел эчендә Казанда трамвай һәм троллейбуста 170тән артык билетсыз кешене ачыклаганнар
Казан җир өсте электр транспортында 2025 елда билетсыз йөрүнең 170тән артык очрагы теркәлгән. Түләнмәгән юл өчен штрафларның гомуми суммасы 430 мең сумнан артып киткән, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУПдә.

Узган атнада контроль-ревизия хезмәте хезмәткәрләре 17 билетсыз пассажирны ачыклаган. Аларда административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.

«Метроэлектротранс» МУП искә төшергәнчә, җәмәгать транспортында билетсыз йөргән өчен гражданнар 2,5 мең сум күләмендә штраф алырга мөмкин, аны 60 көн дәвамында түләргә кирәк.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР башкаласында 2025 ел эчендә «Метроэлектротранс» МУП юристлары трамвай һәм троллейбус хәрәкәтен тоткарлаган өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә гаеплеләрдән 9,5 млн сумнан артык түләткән.

2026-01-20T11:14:24+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.