В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табуга табиблар 66 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). Узган атна эчендә, 19-нчы августтан 25-нче августка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7200 чакыру үтәде, шул исәптән 1726 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 5498, төрле авырулар буенча булды. Шуларның 163 очрагына баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, 46 очракка көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табуга табиблар 66 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 1008 тапкыр чакырдылар, шуларның 48-е юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 46 кеше зыян күргән, дәваханәләргә 21 зыян күрүче китерелгән, ике кеше вафат булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 18 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда беркем дә зыян күрмәде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.