Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.12.2020, 11:35

Бер атна эчендә Казан табиблары бала табу очракларына 70 тапкыр чыккан

Ашыгыч ярдәм хезмәте 7 меңнән артык чакыру үтәгән.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Узган атнада, 30-нчы ноябрьдән 6-нчы декабрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7452 чакыру үтәгән, шул исәптән 756 чакыру җәмәгать урыннарыннан килде.

Иң күп чакырулар, 6806, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 155 чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы сәбәп булган, ә 41 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 70 тапкыр чыккан.

Бәхетсез очракларга медикларны 576 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 34 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 33 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 19 зыян күрүчене китергәннәр, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 21 чакыруны янгын урыннарына үтәде, аларда бер кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.

 

Барлык яңалыклар