В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ветераннар йортына хәзер хезмәт ветераннары, реабилитацияләнгән гражданнар һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнар урнаша ала.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль, Алена Мирошниченко). Казанда Бөек Ватан сугышының 1138 ветераны соңгы 10 ел эчендә үзләренең торак шартларын яхшырткан. 2020 елда сугышта катнашучыларның тол калган 5 хатыны 9,7 млн сумлык торак сатып алуга субсидия алган. Торак шартларын яхшырту программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында хисап барышында Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаровка Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сөйләде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм федераль программаларда катнашучы башка гражданнарны (хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәм гомуми авырулар буенча инвалидларны, Чернобыль атом электростанциясе авария һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарны һәм Ерак Төньяк районнарыннан чыккан гражданнарны) торак белән тәэмин итү Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе эшенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Әйтик, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү белән беррәттән, былтыр федераль бюджеттан профильле дәүләт программасы кысаларында 45,5 млн сум акча бүлеп бирелде, дип сөйләде Ренат Шәмсетдинов. Әлеге акчалар югарыда санап үтелгән категорияләргә кертелгән 37 гаиләне торак белән тәэмин итү өчен каралган.
Торак сәясәте идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, азат ителгән муниципаль торак фонды ярдәмендә хроник авыруларның авыр формаларыннан интегүче инвалидларның яшәү шартларын яхшыртуга ирешелгән. 2020 елда 25 гаилә торак урыны алган.
Дубравная урамы, 35 адресы буенча урнашкан ветераннар йортында торак урыннары белән тәэмин итү дәвам итә. «Кызганычка каршы, сугыш ветераннары елдан-ел кими бара, бу йортта биналар азат ителә. Шуңа бәйле рәвештә ветераннар йортында яшәргә хокуклы гражданнарның исемлеге киңәйтелде. Анда хезмәт ветераннарын, реабилитацияләнгән гражданнарны, сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган гражданнарны керткәннәр», – дип сөйләде Р.Шәмсетдинов.