В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кар эретү пунктларына 1,6 мең тонна кар илтеп тапшырылган
Денис Гордийко фотосы
Казанда узган тәүлектә юлларны кардан чистарту эшенә 367 берәмлек техника җәлеп ителгән. Кар эретү пунктларына 1,6 мең тонна кар илтеп тапшырылган.
Казан юлларында 438 юл хезмәткәре эшләгән. Бозга каршы 501,4 тонна реагент һәм 510,7 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Бүген көндез урам-юл челтәрен карап тотуга 308 берәмлек техника һәм 454 юл эшчесе җәлеп ителәчәк.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан барлыгы 47 мең тонна кар чыгарылган, 12,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.