В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
61 зарарланган кеше Казанда яши.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Татарстанда СОVID-19 авыруының 99 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 2-се читтән кергән, калганнары элемтә аша. 38 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында – 61 Казан кешесе, бишәр кеше Чаллыда һәм Теләче районында яши, дүртәр кеше – Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш районнарында , өчәр кеше, Лениногорск һәм Норлат районнарында, икешәр кеше – Азнакай һәм Арча районнарында, берәр кеше – Алексеевск, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Саба районнарында.
10-нчы гыйнварга Татарстанда 43 мең 646 COVID-19 йоктыру очрагы теркәлгән. Бөтен пандемия чорында 36 мең 861 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44 – узган тәүлектә. 1491 кеше үлгән, шуларның 5-се – соңгы тәүлек эчендә.
Татарстан Республикасында яшәүче 2 млн 296 мең 351 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 3070 кеше), шулардан 1 млн 863 мең 587 кеше икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Кабат вакцинацияне 139 мең 822 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 15 мең 830 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 10 млн 666 мең 679 кеше авырган, 9 млн 706 мең 802 кеше савыккан.