Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2020, 17:13

Юллар ябылу

Төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә юллар ябылу турында мәгълүмат.

  • 14 апрельгә кадәр Минск урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнгән

    • 14-нче апрельгә кадәр Казанда Минск урамы буенча Юлиус Фучик урамындагы 110-нчы, 155-нче номерлы йортлар янында хәрәкәт чикләнгән. Бу метро станциясе төзелеше зонасыннан газүткәргечләрне чыгару эшләре белән бәйле.

  • 16 апрельгә кадәр Соловки юнгалары урамында хәрәкәт чикләнгән.

    • 16-нчы апрельгә кадәр Казанда Соловки юнгалары урамында Энергетиклар урамы буенча 9-нчы йорт янында участок ябык. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкарылу белән бәйле.

  • 27 апрельгә кадәр Чыңгыз Айтматов урамы буенча хәрәкәт ябык

    • Казанда 27-нче апрельгә кадәр Чыңгыз Айтматов урамы буенча Чыңгыз Айтматов урамы 1-нче номерлы йорт һәм Юлиус Фучик урамы буенча 90б номерлы төзелеш янында юл ябык. Бу метрополитенның «Фучик» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр икенче линиясенең беренче участогын төзү белән бәйле.

  • 28 апрельгә кадәр Стадион урамында хәрәкәт чикләнгән

    • 28-нче апрельгә кадәр Казанда Стадион урамы буенча 1-нче һәм 5-нче номерлы биналар янында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнгән. Бу торак йорт төзү эшләрен башкару белән бәйле.

  • 30 апрельгә кадәр Гладилов урамы буенча хәрәкәт чикләнгән

    • 30-нчы апрельгә кадәр Казанда Гладилов урамындагы 53-нче номерлы бина янында хәрәкәт чикләнгән. Бу төзелеш эшләре башкарылу белән бәйле.

  • 7 майга кадәр Юлиус Фучик һәм Чыңгыз Айтматов урамнары буенча хәрәкәт чикләнгән
    • 7-нче майга кадәр Ю.Фучик урамы буенча Чыңгыз Айтматов урамы, 1-нче номерлы йорт янында, шулай ук Чыңгыз Айтматов урамы буенча Юлиус Фучик урамы, 90Б адресы буенча урнашкан йорт янында юл ябык булачак.Бу «Фучик» һәм «Сахаров» станцияләре арасында метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан суүткәргеч чыгару эшләре белән бәйле.

  • 9 майга кадәр Юлиус Фучик урамы буенча хәрәкәт чикләнгән
    • Казанда 9-нчы майга кадәр Юлиус Фучик урамы буенча 34-нче номерлы йорт янында хәрәкәт ябык. Бу митрополитен төзелеше зонасыннан җылылык трассасын чыгару эшләре белән бәйле.
  • 10 майга кадәр Новаторлар урамы буенча хәрәкәт ябык
    • Казанда 8-нче апрельгә кадәр 1а һәм 4а номерлы йортлар янында, шулай ук Николай Ершов урамы буенча 63-нче номерлы йорт янында, 8-нче апрельдән 10-нчы майга кадәр бу биналар каршында юл ябык булачак. Бу суүткәргеч һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзелеше белән бәйле.
  • 12 майга кадәр Малая Красная урамы буенча хәрәкәт чикләнгән

    • Казанда 12-нче майга кадәр Малая Красная урамындагы 13-нче номерлы бина янында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Бу Пушкин урамындагы төзелеш эшләре белән бәйле.

  • 5 апрельдән Оренбург тракты буенча хәрәкәт чикләнәчәк
    • 12-нче майга кадәр Казанда Оренбург трактының 24б номерлы йорт янындагы участогы ябык.
  • 30 майга кадәр Габдулла Тукай урамы буенча хәрәкәт өлешчә ябык

    • Казанда 30-нчы майга кадәр Габдулла Тукай урамы буенча 34-нче һәм 36-нчы номерлы йортлар тирәсендә хәрәкәт ябылган. Бу суүткәргеч һәм хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен ремонтлау эшләре белән бәйле.  

  • 31 майга кадәр Юлиус Фучик урамы буенча хәрәкәт чикләнгән
    • 31-нче майга кадәр Казанда Юлиус Фучик урамы буенча Чыңгыз Айтматов урамы 1-нче номерлы йорт янында юл ябык. Бу метро станциясе төзелеше зонасыннан газүткәргечләрне чыгару эшләре белән бәйле.
  • 31 майга кадәр Альберт Камалиев проспекты буенча хәрәкәт чикләнгән
    • 31-нче майга кадәр Казанда Альберт Камалиев проспекты буенча Җиңү проспекты белән кисешкән урында, Нәҗип Җиһанов урамына таба юнәлештә автотранспорт хәрәкәте  чикләнгән. Бу метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле.
  • 31 майга кадәр Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнары буенча хәрәкәт чикләнгән
    • Казанда 31-нче майга кадәр Рихард Зорге урамы буенча 93-нче һәм 93а номерлы йортлар һәм Сафиуллин урамы буенча 30-нчы номерлы йорт янында Юлиус Фучик урамы ябык. Моннан тыш, Рихард Зорге урамы буенча, Юлиус Фучик урамындагы 95-нче һәм 34/1 номерлы йортлар янында хәрәкәт туктатылды. Бу метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан су үткәрү, хуҗалык-көнкүреш һәм яңгыр сулары канализацияләре челтәрләрен чыгару буенча эшләр башкару белән бәйле.

  • 31 майга кадәр Җиңү проспекты буенча хәрәкәт өлешчә ябык
    • Казанда 31-нче майга кадәр Җиңү проспектының Сабир Әхтәмов урамыннан алып Академик Сахаров урамына кадәр участогы ябык. Бу суүткәргеч һәм канализация челтәрләрен төзү белән бәйле.
  • 31 майга кадәр Шоссе урамы буенча хәрәкәт чикләнгән
    • Казанда 31-нче майга кадәр Шоссе урамы буенча 42-нче һәм 59-нчы номерлы йортлар янында хәрәкәт ябык. Бу хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзелеше белән бәйле.
  • 31 майга кадәр Сибгат Хәким урамы буенча хәрәкәт чикләнгән
    • Казанда 31-нче майга кадәр Сибгат Хәким урамында Меридиан урамындагы 2-нче номерлы йорт янындагы автомобиль юлы буйлап хәрәкәт чикләнгән. Бу Меридиан урамы киселешендәге акыллы терәк баганаларын урнаштыру белән бәйле.
  • 9 июньгә кадәр Карл Маркс һәм Жуковский урамнары буйлап хәрәкәт чикләнгән

    • 9-нчы июньгә кадәр Казанда Карл Маркс урамы, 43 һәм Жуковский урамы, 10 адреслары буенча участоклар ябылган. Бу Карл Маркс урамы, 43/10 адресы буенча урнашкан Казан федераль университеты бинасында алып барыла торган ремонт эшләренә бәйле.

  • 25 июньгә кадәр Мөштәри урамы буенча хәрәкәт чикләнгән

    • Казанда 25-нче июньгә кадәр Мөштәри урамы 20-нче номерлы йорт янындагы участокта транспорт хәрәкәте чикләнгән.

  • 30 июньгә кадәр Салих Сәйдәшев урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнгән 

    • 30-нчы июньгә кадәр Казанда Салих Сәйдәшев урамы буенча Яшләр урамы киселеше янында транспорт хәрәкәте чикләнгән. Бу яңгыр канализациясе челтәрләрендә ремонт-торгызу эшләре үткәрелүгә бәйле.

  • 17 июльгә кадәр Академик Сахаров урамында хәрәкәт чикләнгән.

    • 24-нче марттан 24-нче апрельгә кадәр Казанда Академик Сахаров урамындагы 6-нчы һәм 10-нчы номерлы йортлар арасында җирле юл хәрәкәте ябык.

      19-нчы апрельдән 17-нче июльгә кадәр хәрәкәт 12-нче һәм 16-нчы номерлы йортлар арасында һәм 12-нче номерлы йорт янындагы юл өлеше буенча чикләнәчәк.

      Бу метрополитен төзү эшләре белән бәйле.

  • 31 июльгә кадәр Рәхмәтуллин урамы өлешчә ябык

    • Казанда 31-нче июльгә кадәр хәрәкәт өчен Рәхмәтуллин урамы, 18-нче номерлы бинадан Кави Нәҗми урамына кадәрге участок өлешчә ябык. Бу Рәхмәтуллин урамындагы мәдәни мирас объектларын реконструкцияләү белән бәйле.

  • 31 августка кадәр Северо-Западная урамы буенча хәрәкәт чикләнгән

    • Казанда 31-нче августка кадәр хәрәкәт итү өчен Северо-Западная урамындагы 14-нче номерлы йорт янындагы участок ябык. Бу төзелеш эшләре белән бәйле.

  • 15 сентябрьгә кадәр Туфан Миңнуллин урамында җәяүлеләр хәрәкәте чикләнгән

    • Җәяүлеләр хәрәкәте Туфан Миңнуллин урамында, Петербург урамындагы 55д номерлы һәм Калинин урамындагы 1-нче номерлы бина янында чикләнгән. Чикләүләр 15-нче сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Бу төзелеш эшләре белән бәйле.

  • 30 сентябрьгә кадәр Җиңү проспекты буенча квартал эчендәге юл хәрәкәте чикләнгән

    • Казанда 30-нчы сентябрьгә кадәр хәрәкәт Җиңү проспекты буенча 141-нче номерлы беренче корпус бинасы янында, Нәҗип Җиһанов урамы ягыннан борылыш боҗрасыннан алып кафе яныннан «Мега» сәүдә үзәгенең ачык парковкасына кадәр чикләнгән. Чикләү төзелеш эшләрен башкару белән бәйле.   

  • 21 октябрьгә кадәр Юлиус Фучик урамы буенча хәрәкәт чикләнгән

    • 21-нче октябрьгә кадәр Юлиус Фучик урамындагы 135-нче йорттан алып Ломжа урамына кадәр участокта транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнгән. Бу метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле.

  • 28 октябрьгә кадәр Рихард Зорге урамы буйлап хәрәкәт ябык

    • 28-нче октябрьгә кадәр Казанда автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте өчен Рихард Зорге урамындагы 88-нче номерлы йорт янындагы участок ябык. Бу метрополитенның икенче линиясен төзү белән бәйле.

  • 31 декабрьгә кадәр Гвардия урамы һәм Әмәт магистрале өлешчә ябык
    • 31-нче декабрьгә кадәр Гвардия урамы буйлап Әмәт магистрале белән кисешкән урында һәм Әмәт магистрале буйлап Гвардия урамы белән кисешкән урында юл ябык. Бу инженерлык челтәрләрен чыгару эшләре белән бәйле.
  • 31 декабрьгә кадәр Җиңү проспекты буенча хәрәкәт чикләнгән.

    • 31-нче декабрьгә кадәр Казанда Җиңү проспекты буенча, 139-нчы номерлыйорттан 105а номерлы йортка кадәр, шулай ук Зәкиев урамыннан Минск урамына кадәр участокта юл ябык. Бу инженер челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.



Барлык яңалыклар