В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда урыны белән секундына 13 метрга кадәр җиткән көчле җил булырга мөмкин
Татарстанда ял көннәрендә салкын һава һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, бераз яңгыр явачак. Төнлә температура +10..+12 градус булачак, көндез +18..+20 градуска кадәр җылыначак. Җил – көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 5-10 м, урыны белән 13 метрга кадәр җитә.
Якшәмбе көнне, 22 сентябрьдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, салкын төньяк һава килә башлаячак. Һава температурасы төнлә +5 градустан +10 градуска кадәр, көндез +11 градустан +16 градуска кадәр җитәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, киләсе атна башында көндез +11..+16 градустан югары булмаган салкын һава торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә 0..+5 градус булыр дип көтелә. Сишәмбе көнне термометр баганалары урыны белән 0..-3 градуска кадәр төшәчәк. Бу арада явым-төшем ихтималы зур булмаячак.