В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр гөрләячәк
Иртәгә, 4 октябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә. Шәһәр халкы яшелчә, ит ризыкларын, сөт продукциясен, хуҗалык өчен кирәк-яракны ваклап сату бәясенә караганда 15% ка арзанрак бәягә сатып алачак.
Ярминкәләр иртәнге сәгать 6:00 дан көндезге 13:00 гә кадәр түбәндәге мәйданчыкларда үткәрелә:
Авиатөзелеш районы
Дементьев урамы, 7
Беломорск урамы, 6
Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә
Вахитов районы
Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә
Ә.Авзалова урамы, 15 (Салават күпере)
Батыршин урамы, 20
Краснококшайск урамы, 150/2
Революция урамы, 12
Яңа Савин районы
Академик Лаврентьев урамы, 10
Х.Ямашев проспекты, 71а
Идел буе районы
Җиңү проспекты, 46в
Ю.Фучик урамы, 64 (1 корпус)
Совет районы
Осиново бистәсендә ярминкә Садовая урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең парковкасы янында уздырыла. Северный бистәсендә яшәүчеләр өчен ярминкә якшәмбе көнне, 5 октябрьдә Беломорск һәм Гудованцев урамнары киселешендә оештырыла.
Исегезгә төшерәбез: бу елны оештырылган язгы ярминкәләрдә шәһәр халкы 72 тонна бәрәңге, 143 тонна яшелчә, 12,6 мең литр сөт сатып алган.