В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда көндез +18 градус җылы булачак
Татарстанда бүген һәм иртәгә төнлә һавада, туфракта -2 градуска кадәр салкыннар көтелә. Төньяк-көнчыгыштан 10 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Көндез исә синоптиклар һава температурасы +14..+19 градуска кадәр җылыначак дип фаразлый.
Казанда бүген төнлә һәм иртәгә иртән явым-төшемнәр көтелми. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +2..+4 градуска, түбән урыннарда -1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез башкалада болытлы һава торышы көтелә. Һава температурасы +16 +18 градуска кадәр күтәрелә.
14 сентябрь көнне республикада төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан 2-7 метр тизлектә җил исәчәк. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +1..+6 градус, урыны белән туфракта -2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +15..+25 градустан да югары күтәрелмәячәк.
Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы атна башында коры һава торышы көтелә дип фаразлый. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус күрсәтсә, көндез исә +17..+22 градуска кадәр җылытачак.