В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Командалар чемпионнар Лигасының төркем этабы кысаларында уйнаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче гыйнвар). «Зенит-Казан» 18-нче гыйнварда Польшаның «Ястшембски» волейбол клубы белән очрашачак. Уен Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узачак.
Командалар чемпионнар Лигасының төркем этабы кысаларында очрашачак. Ике команда да икешәр уен уйнады инде. Бүгенге көндә С төркемендә «Ястшембски» – лидер. Алар ике җиңүләре өчен 6 очко җыйды. Татарстан башкаласы клубы бераз калыша – алар арсеналында бары тик бер җиңү һәм 4 очко гына.
Матч 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә Казан клубының рәсми сайтында.