Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2025, 13:43

Казан халкы инклюзив «Луч» һәм «Крылья» үзәкләре эше белән таныша ала

Экскурсиядә инклюзив мохитне һәм социаль проектларны үстерү белән кызыксынган шәһәр кешеләре катнашачак

Марат Мөгыйнов фотосы

Пәнҗешәмбе көнне, 25 декабрьдә, Казанда инклюзив «Луч» һәм «Крылья» үзәкләрендә экскурсия уздырыла. Шәһәр мэриясе катнашында оештырылачак чара 15:00 сәгатьтән 18:00 гә кадәр дәвам итәчәк һәм инклюзив мохитне, социаль проектларны үстерү белән кызыксынган халыкны берләштерәчәк, дип хәбәр итә «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте.

Очрашу барышында кунаклар үзәкләрнең эшчәнлеге, аларның төп эш юнәлешләре, белем бирү һәм тернәкләндерү программалары белән танышачаклар, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең көндәлек тормышы турында беләчәкләр. Экскурсия ярдәмендә катнашучылар инклюзив киңлекләрнең ничек эшләвен һәм аларның махсус ихтыяҗлары булган балалар, яшүсмерләр өчен нинди мөмкинлекләр тудыруын күрә алачак.

«Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Татьяна Мерзлякова билгеләп үткәнчә, мондый күчмә очрашулар аралашуга һәм үзара ярдәмгә нигезләнгән ачык шәһәр мохитен булдыруга ярдәм итә. «Безнең өчен Казанда яшәүчеләрнең инклюзив үзәкләрнең ничек эшләвен, киңлекләребезнең нәрсә белән тулылануын һәм аларның балалар, яшүсмерләр өчен нинди мөмкинлекләр тудыруын күрүе мөһим. «Игелекле Казан», шәһәрнең инклюзив үзәкләре аралашуга һәрвакыт әзер һәм яңа танышуларга шат», - диде Татьяна Мерзлякова.

Очрашу остаханә белән тәмамланачак, аны кунаклар үзәкләрдә тәрбияләнүче балалар өчен үткәрәчәк.

Алдарак хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы башкаласында «Юмарт Чәк-чәк» хәйрия акциясенең беренче дулкыны узды, аны «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үткәрде. 20 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр эшмәкәрләр, волонтерлар һәм шәһәр халкы ярдәмендә остаханәләр һәм хәйрия чаралары белән бергә 98 инклюзив чара уздырылган. Иганәләрнең гомуми суммасы 1 миллионнан артып киткән.

Барлык яңалыклар