В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциядә 60 тан артык кеше катнашты.
Фото: Рус география җәмгыятенең Татарстандагы бүлеге
Акцияне Рус география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе һәм Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе оештырды. Махсус зонада «ЭкоЛогично» берләшмәсе активистлары халыкка Zero Waste принциплары, икенчел чималны кая тапшырырга кирәклеге һәм аның чүп-чардан нәрсә белән аерылуы турында сөйләделәр, дип хәбәр иттеләр Рус география җәмгыятенең Татарстандагы матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, Савин паркы территориясе 92 га тәшкил итәчәк, шуларның 68 е Казан Мэры Илсур Метшин инициативасы белән узган ел махсус саклаулы табигать территориясе статусын алды. Биредә кошларга һәм Казансу яры буендагы Кызыл Китапка кергән үсемлекләргә комачауламаслык экологик сукмаклар булдыру планлаштырыла. Июнь башында Казансу елгасы янындагы яңа парк архитекторларының район халкы белән беренче проект алды очрашуы узды. Булачак Савин паркының җентекле проектын 2023 елда эшли башларга планлаштыралар. Моңа кадәр шәһәр халкы белән фикер алышу циклы узачак.