В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларның идеяләре 2019-2020 уку елына күрсәтмәләрне формалаштырганда исәпкә алыначак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы сентябрь). Республика һәм аның башкаласы халкы өчен белем бирү учреждениеләрендә кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру һәм аның сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды. Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре гражданнарны кызыксындырган сорауларга 26-нчы сентябрьгә кадәр җавап бирәчәк.
Моннан тыш, ата-аналар оештырылган туклануның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен кертә алачаклар. Аларның идеяләре 2019-2020 уку елына күрсәтмәләрне формалаштырганда исәпкә алыначак.
Шулай итеп, шалтыратулар Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсе 8(800)555-49-43 телефоны аша;
көн саен эш көннәрендә 9.00-дан 17.00-гә кадәр (12.00 - 13.00 аралыгында төшке ашка бүленү) Кулланучылар өчен консультация үзәгендә (843) 221-90-16 телефоны буенча;
дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, шулай ук җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (12.00 - 12.45 аралыгында төшке ашка бүленү) Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә (843) 273-15-83 телефоны буенча кабул ителәчәк, дип хәбәр ителә республика ведомствосы сайтында.