В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа 230 мең сумлык «отыш» турындагы хәбәр социаль челтәрләрнең берсеннән юллана
Татарстан Республикасы башкаласында яшәүче бер хатын-кыз, «ялган отышлы» уенда катнашып, 60 мең сум акчасын югалткан. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау буенча чаралар күрә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
29 яшьлек зыян күрүче сөйләгәнчә, аңа социаль челтәрләрнең берсеннән 230 мең сум акча оту турында хәбәр килә. Әлеге акчага ия булу өчен, хәбәрдә юлланган сылтама аша, салым кертергә кирәклеген аңлата оештыручылар. Хатын-кыз үз картасы турында мәгълүматлар язганнан соң, аның счетыннан 60 мең сум акча юкка чыга. Отыш ала алмаган зыян күрүче, эшнең нидә икәнен аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсендә гражданнарга сак булырга кирәклеген искәртәләр һәм смс-хәбәрләр, электрон почта яки социаль челтәрләр аша килгән отышлар турындагы хәбәрләргә ышанмаска киңәш итәләр.
Алдарак Казанда яшәүче хатын-кызның интернетта акча эшләргә тырышып 1,5 миллион сумнан мәхрүм калуы турында хәбәр ителгән иде. Явыз ниятле затлар хатын-кызны биремнәрне үтәү өчен шәхси акчаларын кулланырга күндергән.