Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2025, 16:24

Казанда яшәүче счетчикларны алыштыру кирәклегенә ышанып, 800 мең сумнан мәхрүм калган

Явыз ниятле затлар хатын-кызны барлык җыелган акчаларын курьер аша тапшырырга күндерә

Денис Гордийко фотосы

Казанда яшәүче 56 яшьлек хатын-кыз алдакчылар тозагына эләгә һәм 800 мең сумыннан мәхрүм кала. Алдау эше счетчикларны алыштыру тәкъдименнән башлана.

Хокук саклау органнары мәгълүматы буенча, хатын-кызга мессенджер аша билгесез бер кеше шалтырата һәм аны ашыгыч рәвештә исәпкә алу җайланмаларын алыштыру кирәклегенә ышандыра. Алдакчы зат, ханымнан, операцияне раслау өчен смс-хәбәрдәге кодны әйтеп бирүен сорый. Зыян күрүче саннар комбинациясен атау белән, җинаятьче «Дәүләт хезмәтләре» порталында аның шәхси кабинетына керү мөмкинлегенә ия була.

Шуннан соң хатын-кыз белән ялган банк хезмәткәрләре һәм көч структуралары вәкилләре элемтәгә керә башлый. Алар әлеге ханымны хисап язмасына керү мөмкинлеге алган җинаятьчеләр шәхси акчаларыгызны урлаячак, дип ышандыра. Акчаны саклап калу өчен, аферистлар, зыян күрүчене барлык җыелган акчаларны курьер аша тапшырырга күндерә.

Алар күрсәтмәсе буенча хатын-кыз арадашчыга 800 мең сум акчасын биргән. Шуннан соң гына ул үзенең алдакчылар корбаны булуын аңлаган.

Әлеге факт нигезендә «Алдау юлы белән чит милекне урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре гражданнарны уяу булырга өнди: беркайчан да СМС аша килгән кодларны әйтмәскә һәм шалтыратучылар үзләрен банк яки дәүләт органнары хезмәткәрләре дип атасалар да, акчаларны өченче затларга күчермәскә киңәш итә.

Барлык яңалыклар