В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта «Черек күл» паркындагы шугалак эшен көндәлек режимда дәвам итә
Денис Гордийко фотосы
Яңа ел каникуллары вакытында шугалакларда көн саен тематик чаралар уздырылган. Бу елгы сезон тимераякта шуучы яшүсмер-диджейлар катнашында «БиЮ» кичәсе белән ачылган. Якты утлар белән бизәлгән киңлек, партнерлар тарафыннан тәкъдим ителгән интерактив зона һәм бай эчтәлекле чаралар программасы шугалактагы халыкка бәйрәм кәефе өстәгән.
Декабрь ахырында шугалакта беренче тапкыр «Котлаулар будкасы» эшләгән. Шәһәрлеләр биредә ихлас теләкләр әйтелгән 100 дән артык видеоязма яздырган. Соңрак әлеге язмаларны монтажлап, Яңа ел төнендә йомгаклау ролигын күрсәткәннәр.
Gala интернет-журналы белән бергә оештырылган бозда мода күрсәтү кичәсе шулай ук Казан өчен яңа формат буларак тәкъдим ителгән. Чара 8 гыйнварда уздырылган. Аны өч меңгә якын кеше караган. Бозда фигуралы шуу буенча республика спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр чыгыш ясаган, ә дефиле «Карнавальная ночь» фильмы буенча әзерләнгән.
Илья Авербух тарафыннан оештырылган Winter Fest Бөтенроссия фестивале бу елгы кышкы сезонның иң масштаблы чараларының берсе булып тора. Чара башкалада өченче тапкыр үткәрелә. Бу елгы боз тамашасында Олимпия чемпионнары һәм фигуралы шуу йолдызлары катнашкан. Фестиваль кысаларында Илья Авербух шулай ук тимераякта шуу буенча ачык остаханә уздырган. Өч көн эчендә – 14– 16 гыйнвар көннәрендә Winter Fest чаралары 11 меңгә якын тамашачыны һәм катнашучыны берләштергән.
Хәзерге вакытта «Черек күл» паркындагы шугалак эшен көндәлек режимда дәвам итә, кунаклар бозда шуарга һәм чараларга килә ала. Кышкы спорт инфраструктурасы башка шәһәр киңлекләрендә дә булдырылган: шугалаклар Татарстан Республикасы төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы скверында, «Калейдоскоп» паркында һәм Җиңү паркында эшли. Чаңгыда йөрергә яратучылар Горки-Әмәт урманында һәм Җиңү паркында рәхәтләнеп чаңгыда шуа ала.