Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2019, 08:00

1 апрельдә Казанда традицион язгы санитар чистарту икеайлыгы старт ала

Казанда 1-нче апрельдә шәһәрне санитар чистарту буенча язгы икеайлык старт ала. 31-нче майга кадәр шәһәрдә 21 млн кв. метрдан артык мәйданда урам-юл челтәрен тәртипкә китерергә кирәк булачак. Паркларда һәм скверларда масштаблы җыештыру узачак, урам буйларындагы яшел зоналар, Казанның барлык ишегаллары һәм кече архитектура формалары чистартылачак. Биналарның һәм балалар мәйданчыкларының фасадлары торышына, шулай ук шәһәр җәмәгать киңлекләрен, урман полосаларын һәм яр буе зоналарын чистартуга аерым игътибар бирү планлаштырыла.

Икеайлык кысаларында юл буендагы куркынычсызлык коймаларын, тукталыш павильоннарын, яктырту баганаларын һәм электротранспорт элемтә челтәрләрен чистарту, ремонтлау һәм буяу эшләре башкарылачак, шулай ук светофорлар, юл билгеләре, сәнәгать предприятиеләре һәм гараж кооперативлары территорияләре тәртипкә китереләчәк.

Гомумшәһәр җыештыру өмәсе Казанда 27-нче апрельдә узачак. Анда 200 меңнән артык казанлы, 4 меңнән артык предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә, шулай ук 4 меңгә якын махсус техника җәлеп ителәчәк. Икеайлыкта теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен түбәндәге телефоннар буенча район хакимиятләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк: 

- Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе:

район башлыгы урынбасарының кабул итү бүлмәсе: 519-34-06,

төзекләндерү бүлеге: 519-34-36, 519-34-81, 519-34-37;

- Вахитов һәм Идел Буе районнары администрациясе:

район башлыгы урынбасарының кабул итү бүлмәсе: 277-02-10,

төзекләндерү бүлеге: 264-35-00, 277-05-01;

- Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе:

район башлыгы урынбасарының кабул итү бүлмәсе: 557-76-26,

төзекләндерү бүлеге: 557-76-08, 557-76-44;

- Совет районы администрациясе:

район башлыгы урынбасарының кабул итү бүлмәсе: 272-01-05,

төзекләндерү бүлеге: 270-02-05.

Барлык пресс-релизлар