Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2024, 09:21

20 нче апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак

Казанда санитар чистарту буенча икеайлык кысаларында гомумшәһәр өмәсе 20 нче апрельгә планлаштырылган. Җыештырылачак территорияләр исемлеге билгеләнгән, инвентарь һәм техника әзерләнә. Игътибар үзәгендә – сулыкларның яр буе зоналары һәм шәһәр урман полосалары.

Предприятиеләр эшчеләре, районнар администрацияләре, сәламәтлек саклау һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар һәм шәһәр халкы ярдәме белән Яңа өйләнешүчеләр скверы, «Локомотив» пляжы, Мирный торак массивындагы каенлык, Эрмитаж бакчасы, Горький паркындагы урман һ.б. чүптән арындырылачак.

Шәһәр Башкарма комитеты хезмәткәрләре өмәне Мирный торак массивындагы Каенлык территориясендә үткәрәчәк.

Ишегалды территорияләрен җыештыру актив казанлылар катнашында торак идарәче компанияләр көче белән башкарыла.

Теләге булган һәркем гомумшәһәр өмәсендә катнаша, үз ишегалдын яки теләсә кайсы башка участокны тәртипкә китерү өчен инициатив төркем төзи ала. Инвентарь, капчык белән тәэмин итү һәм чүп-чарны чыгару мәсьәләләре буенча район администрацияләренә һәм идарәче оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда территорияне санитар чистарту буенча икеайлык 1 нче апрельдә старт алды. Әлеге вакыт эчендә торак-коммуналь хуҗалыкның подрядчы оешмалары һәм төзекләндерү оешмалары тарафыннан 8 млн кв. метрдан артык мәйданда юлларны чистарту буенча эшләр башкарылган, 38 км озынлыкта коймалар, 359 тукталыш павильоны, 9000 нән артык юл билгесе, 79 светофор объекты, 1500 тышкы яктырту баганалары юылган һәм чистартылган, 25 мең куб. метрдан артык төрле калдыклар чыгарылган, 295 ишегалды территориясе тәртипкә китерелгән.

Икеайлык вакытында рөхсәтсез чүплекләр һәм чүп өемнәре бетереләчәк, урам-юл челтәре объектлары, ишегаллары, сәнәгать предприятиеләре территорияләре җыештырылачак. Шулай ук гараж кооперативлары, сәүдә объектлары – фасадлардан һәм коймалардан башлап янәшәдәге участокларга кадәр игътибар үзәгендә булачак.

Барлык пресс-релизлар