В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда «Үлемсез полк» акциясе ике еллык тәнәфестән соң геройларның фоторәсемнәре белән йөреш форматына әйләнеп кайтачак. Катнашучылар 9 нчы май көнне Толстой исемендәге сквер янында 13:00 сәгатьтә җыела башлый, ә йөреш үзе 15:00 сәгатьтә башланачак.
Казанда Җиңү Көнен бәйрәм итү Архангельск һәм Арча зиратларында хәрби каберлекләргә чәчәкләр салу тантанасыннан башланачак. Җиңү паркында Мәңгелек утка, Тыл хезмәтчәннәре, Аналар һәм толларга, Совет солдатына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салу оештырылачак.
Меңьеллык мәйданы бәйрәмнең төп территориясе булачак. Тамашачыларны 9:30 га тантаналы программага чакыралар, тикшерү чараларына аңлап якын килүләрен сорыйлар һәм иң уңайлы керү урыны – «Кремль» метро станциясе һәм яр буе ягыннан, дип кисәтәләр.
10:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләре узачак, ИС һәм Т-34 легендар танклары, шулай ук ретроавтомобильләр колонналары үтәчәк. Парадта меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище курсантлары, кадет сыйныфлары, Юнармия һәм Суворов хәрбиләре катнашачак. Соңыннан Казанның җыелма хоры тарафыннан «Җиңү көне» җырын театральләштерелгән башкару булачак.
Көн дәвамында мәйданда хәрби техника күргәзмәсе эшләячәк, шул исәптән уникаль заманча Т-90 танкы, БТР һәм ДОСААФ автомобильләре дә тәкъдим ителәчәк.
Җиңү паркында төрле тематик мәйданчыклар оештырылачак. 11:00 сәгатьтә биредә яшь армиячеләр парады, аннары традицион «Җиңү фанфаралары» балалар тынлы оркестрлары фестивале, 15:00 сәгатьтә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары башлана. Ә 18:00 сәгатьтә «Рио-Рита – җиңү шатлыгы» проекты кысаларында паркта оркестр башкаруында 30-40 нчы еллардагы бию көйләре яңгыраячак.
19:00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында сәнгать осталарының һәм яшьләр төркемнәренең концерт программасы, шулай ук «Җырлый торган Казан» мең кешелек хорының чыгышы булачак. Кичке бәйрәм халык караокесы форматында узачак. Турыдан-туры трансляция «Яңа гасыр» телеканалында барачак.
Җиңү көне 22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә матур салют белән тәмамланачак.