Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.03.2025, 09:59

Быел Вахитов һәм Идел буе районнарында 93 ишегалды төзекләндереләчәк

«Безнең ишегалды» программасы буенча Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында быел 93 ишегалды ремонтланачак. Узган ел районнарда 81 ишегалды яңартылган. Биш ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы буенча районнарда 363 ишегалды төзекләндерелгән. 563 йортта заманча ишегалды киңлекләре барлыкка килгән. Бу ике районда яшәүче 100 меңнән артык кешегә үзгәрешләр кертелде.

Бу ишегаллары шәһәрнең, республиканың, идарәче компанияләрнең һәм актив яшәүчеләрнең бергәләп эшләвенең яхшы үрнәгенә әверелде. Узган ел тотрыклы үсеш принциплары буенча төзекләндерелгән беренче ишегаллары Зорге урамындагы 93 йорт һәм Камай урамындагы 3 йорт ишегаллары булды.

Биредә велосипед өчен кую урыннары, урам җиһазлары һәм эшкәртелгән пластиктан шахмат өстәлләре белән чатырлар, экологик мәйданчык, эшкәртелгән резиннан футбол кыры, экограффити, яңгыр суы кулланып автомат рәвештә су сибү системасы, шулай ук тукыма һәм пластик җыю өчен фандоматлар урнаштырылган. Ярты ел эчендә халык 14 мең шешә һәм 18 тонна текстиль җыйган.

«Горводзеленхоз» МУП белгечләре районнарны төзекләндерүгә зур өлеш кертәләр. Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә узган ел алар дүрт мең ярымнан артык агач һәм биш меңнән артык чәчәк утыртканнар.

2024 елда Вахитов һәм Идел буе районнарында барлыгы 11 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Алар арасында – Коротченко урамындагы яңа сквер, Болак ермагындагы фонтаннар, яңартылган Меңьеллык паркы һәм мәйданы, Вишневский һәйкәле янындагы сквер, шулай ук Горький паркының тулысынча яңартылган керү төркеме. Казансу яр буенда «Елмай» балалар паркы барлыкка килде.

Моннан тыш, БРИКС саммитына Бауман урамында зур төзекләндерү эшләре үткәрелде. Казанның төп җәяүлеләр үзәгенеэ 23 мең квадрат метрында түшәлгән ташны алыштырганнар һәм яңгыр сулары канализациясен җиһазлаганнар. Сәгатьләр төзәтелгән, яшелләндерү үткәрелгән, «Кремль» метро станциясенә керү юллары төзекләндерелгән. Эшмәкәрләр көче белән биредә 19 мең чәчәк утыртылган, чүп савыты мәйданчыклары һәм чүп савытлары урнаштырылган.
Барлык пресс-релизлар