Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2019, 08:01

Казанның 7 меңнән артык укучысы язгы каникулларын мәктәп яны лагерьларында үткәрәчәк

25-нче марттан 31-нче мартка кадәр Казан укучылары язгы каникулларга чыга. Бу чорда 7 меңнән артык укучы мәктәп яны лагерьларына барачак, 1 меңнән артык укучы үзләренең укытучылары белән оештырылган туристик сәфәрләргә китәчәк.

Лагерь 152 мәктәп базасында оештырылган. Ата-аналарга 172 сум яки юлламаның тулы бәясенең 15 процентын гына түләргә туры киләчәк, ул 1150 сум тәшкил итә.

Язгы каникуллар вакытында бишенче ел «Лига IQ» бердәм шәһәр уку һәм танып-белү сменасы эшләячәк. Смена кысаларында сәләтле балалар белән дәресләр үткәрелә, чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләү, шулай ук артта калган укучылар белән аерым шөгыльләнү эшләре алып барыла.

Каникуллар вакытында өстәмә белем бирү учреждениеләрендә «Яшь казанлыны тәрбияләү» шәһәр мультипроекты кысаларында чаралар узачак. 3 меңнән артык укучы Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган шәһәр хоры фестиваленә әзерләнүдә катнаша. Район ярышларында җиңгән «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» белгечләре командасы ТАССРның 100 еллыгына багышланган «2017 елдан бирле Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы» интеллектуаль проектында катнашачак. Иң яхшы мәктәп коллективлары «Зур тәнәфес» иҗат фестиваленең шәһәр этабында «Осталык бөтен җирдә дә мактаулы» дигән тема буенча чыгыш ясаячак.

«Юнармия» бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтендә катнашучылар Казан гарнизонының Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы марш-парадына әзерләнүгә керешәчәк.

«Мәдәни каникуллар» партнерлык проектлары кысаларында балалар педагоглар белән берлектә музейлар, күргәзмәләр, спектакльләрдә булачак.

Язгы каникуллар программасына эшче һөнәрләр елына, театр елына, Җиңү көненә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кертелгән.

Барлык пресс-релизлар