Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.05.2025, 10:46

Поселокларда зур юл ремонты: Казанның торак массивларында 90 урам ремонтланачак

2025 елда Казанда 170 юл кишәрлеге төзекләндереләчәк. Аларның яртысыннан артыгы беренче тапкыр поселокларда туры киләчәк – Казанның 40 поселогында 43 км озынлыктагы 90 кишәрлекне яңарту планлаштырыла. Иң масштаблы объектлар арасында: Юдино торак массивында Бирюзовая урамын, Залесный торак массивында Звездная урамында төзекләндерү. Эшләр шулай ук шәһәр урамнарында һәм бакча ширкәтләренә (СНТ) керү юлларында узачак. Бу максатларга 19,92 млрд сум каралган, шуның 18,8 млрд сумы республика бюджетыннан бүленгән.

«Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча 7 км озынлыктагы 12 юл кишәрлеген реконструкцияләү планлаштырыла: Сахалин, Воровский урамнарын (Фатых Әмирхан урамыннан алып Адоратский урамына кадәр), Октябрь (Гагарин урамыннан алып Восстание урамына кадәр), Әмирхан Еники, Галиәсгар Камал (Нариманов урамыннан алып Татарстан урамына кадәр), Товарищеская, Курашов (Айвазовский урамыннан алып Волков урамына кадәр), Рәхимов (Васильченко урамыннан алып Ютазы урамына кадәр), Декабристлар (Воровский урамыннан алып Восстание урамына кадәр) Гадел Кутуй (Гвардия урамыннан алып Альберт Камалиев урамына кадәр) Журналистлар (Академик Арбузов урамыннан алып Халитов урамына кадәр) урамнары.  Бу кишәрлекләрдә юлларның һәм тротуарларның асфальт-бетон өслеге алыштырылачак, коймалар, ясалма юл тигезсезлеклере һәм юл билгеләре яңартылачак. Милли проектның төп максатчан күрсәткече – норматив халәттәге юллар проценты – узган ел ук ирешелгән иде.

Быел 27 кишәрлектә асфальт-бетонның өске катламы алыштырылачак. Эшләр Кремль урамы һәм 3 нче транспорт дамбасында, Исхакый, Сибгат Хәким, Ульянов-Ленин, Пушкин, М.Горький, Т.Гыйззәт, Париж коммунасы, Декабристлар, Гвардия, Айвазовский, Рихард Зорге, Павлюхин, Яңа Дәүләки, Седов, 1 нче Калининград, Рахматуллин, Васильченко, Чишмәле, Достоевский, Гадел Кутуй, Серов урамнарында, Мамадыш тракты, Ибраһимов һәм Җиңү проспектларында, шулай ук Оренбург трактында узачак. Ремонтның гомуми мәйданы 1 млн кв.м.

Урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында юлларның 22 кишәрлеге төзекләндереләчәк, шул исәптән Салмачи торак массивында Крутовка һәм Үзәк урамы. Ремонтның гомуми мәйданы 150 мең кв. метрдан артып китәчәк.

Быел шулай ук Идел буе районының «Островок», «Мечта», «Ивушка», «Табигать», «Автомобилист», «Җиңүгә 50 ел» һәм башка бакча ширкәтләренә юлларны ремонтлау дәвам итәчәк. Төзекләндерүгә 26 млн сум акча җибәрелде. Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, алты ел эчендә 22 км озынлыктагы 17 юл оештырылган. Керү юлларын төзү эшләрен 26 бакча ширкәтенә китерделәр.

«Безнең ишегалды» программасы буенча агымдагы елда 464 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, 590 мең кв. метрдан артык мәйданда асфальт-бетон өслекне алыштырачаклар.

Шулай ук Казанда Болак аша Романов күперен һәм Достоевский урамындагы юллар өстендәге күперне төзекләндерәчәкләр, Краснококшайск һәм Деловая урамнары чатында җир өсте кичүен төзиячәкләр, Мәүлетов урамында җир асты кичүен төзүне төгәлләячәкләр. Шәһәрдә 68 авария кишәрлеге бетерелә, өстәмә билгеләр, ясалма тигезсезлекләр һәм тавыш полосалары урнаштырыла.

Кадыш торак массивының Совет урамында һәм Зәңгәр күл торак массивының Үзәк урамында120 метр суүткәргеч авария торбаларын ремонтлау планлаштырыла. 18 нче шәһәр хастаханәсе янындагы Мәүлетов урамында 150 м озынлыктагы коллекторның авария кишәрлеген ремонтлау планлаштырылган.

Барлык пресс-релизлар