В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Инвалидлар декадасы кысаларында Казанда 1-10 декабрьдә 100 дән артык мәдәни-массакүләм һәм спорт чаралары: тантаналы концертлар һәм хәйрия концертлары, төрле акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, иҗади очрашулар, спектакльләр, фестивальләр узачак.
Инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Игелекле сәяхәт» конкурсында катнашучыларны сайлап алу башлана. Быел конкурста җиңгән биш гаилә Калининградка юл тотачак. 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Игелекле Казан» почтасына dobro@kzn.ru «Ни өчен нәкъ менә мин Калининградка барырга тиеш» темасына видео җибәрергә кирәк.
1 декабрьдә «Нур», «Тылсым», «Канатлар» инклюзив үзәкләрендә менталь тайпылышлары булган балаларның кышкы сменаларына язылу ачыла. +7(843)558-74-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Быел муниципалитеттан 10 мең сум күләмендә матди ярдәмне ике һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче 327 гаилә, 1 һәм 2 төркем инвалид ата-аналар балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче 1 һәм 2 төркем инвалид ялгыз ата-аналар, шулай ук бер яки берничә балигъ булмаган инвалид балалары булган ялгыз ата-аналар алачак.
2-10 декабрьдә «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге бинасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздырылачак. Ә «Тасиго» кунакханәсендә 2 декабрьдә «Карьерага юл» конкурсының финалы узачак, анда инвалидлар эре эш бирүчеләр белән очрашачак һәм эшкә урнаша алачак.
Мәгариф оешмаларында ункөнлектә укытучыларны өйрәтү өчен лекцияләр һәм семинарлар, класс сәгатьләре, рәсем конкурслары, иҗади мастер-класслар, күргәзмәләр, концертлар, спорт чаралары оештырылачак.
Муниципаль мәдәният учреждениеләрендә киң күләмле мәдәни программа планлаштырылган. Әйтик, 29 ноябрьдә Совет районында С.Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең сәнгать иҗаты XVII Республика фестиваленең гала-концерты узачак.
30 ноябрьдә Казан Ратушасында «Юность» мәдәният сараеннан «Э-моция» театраль инклюзив студиясе катнашында III Республика инклюзив балы узачак.
3 декабрьдә тимер юлчылар мәдәният сараенда «НУР – хис итә алган кешеләр» халыкара фестиваленең гала-концерты була. Быел конкурсның читтән торып үткәрелгән этабы Россиянең 41 төбәгеннән һәм биш илдән – Белоруссиядән, Украинадан, Төркиядән, Тайландтан һәм Үзбәкстаннан 560 гариза җыйды.
3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм чарасы Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында булачак. Киров һәм Мәскәү районнарының концертын – 4 декабрьдә «Мәскәү» мәдәни үзәге базасында, ә Вахитов һәм Идел буе районнарының концертын 6 декабрьдә оештырачаклар.
6 декабрьдә «Ярдәм» мәчете территориясендә «Дан» инклюзив комплексы базасында «Көчле рухлылар» спорт чарасы узачак, ул төрле спорт төрләрен үз эченә ала: флорбол, футбол, өстәл теннисы, бочча, шашка, шахмат һәм өстәл спорт уеннары.
Декаданы, 10 декабрьдә, Нагорный торак массивында мәдәният йорты оештырган «Игелекле юл белән» инклюзив иҗат проекты кысаларында Габдулла Тукай әкиятләре буенча куелган «Тәрбияле бала» инклюзив спектакленең премьерасы төгәлләячәк.
Белешмә өчен:
Казанда 82 меңнән артык инвалид, шул исәптән 6186 бала яши. Бүгенге көндә шәһәрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен киң инфраструктура булдырылган.
Балалар өчен алты укыту-күнекмәләр фатиры һәм күпфункцияле үзәк ачылган.
«Ярдәм» мәчете территориясендәге «Дан» спорт инклюзив комплексында спортның тугыз төре буенча 150 дән артык инвалид кеше шөгыльләнә.
«Спорт – бердәм киңлек» проекты кысаларында һәр спорт объектында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен түләүсез һәм ташламалы (30%, 10%) керү каралган. Ташламалар белән керү мөмкинлеге булган спорт һәм мәдәният учреждениеләре исемлеге Казан мэриясенең kzn.ru.рәсми порталында урнаштырылган.
Атна саен 20 спорт мәктәбе базасында 500 дән артык сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кеше спорт белән шөгыльләнә.
Муниципаль мәктәпләрдә 1346 инвалид һәм 1167 мөмкинлекләре чикләнгән бала белем ала. Бу уку елында тагын сигез мәктәптә төрле тайпылышлары булган балаларны укыту өчен шартлар тудырылган. Хәзер шәһәрдә 53 база мәктәбе бар. Аларда ишетү, күрү сәләте бозылган, сөйләме көчле бозылган, терәк-хәрәкәт аппараты проблемалары булган, психик үсешләрендә тоткарлык булган, акыл ягыннан артта калган һәм аутистик спектры бозылган балалар өчен махсус һәм ресурс сыйныфлары эшли. Мәктәпләрдә аутистик спектры бозылган балалар өчен 14 ресурс сыйныфы ачылды. Һәр бала махсус белем алган квалификацияле укытучыдан гына түгел, ә тьютордан да ярдәм ала.
Шәһәр мәктәпләрендә барлыгы 757 сыйныф эшли, аларда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны башка балалар белән бергә укыту оештырылган.
Балаларга өстәмә белем бирү системасында 49 оешма базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 800 дән артык бала шөгыльләнә.
Мәктәпкәчә белем бирү системасында 1137 инвалид бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә төрле нозология буенча 11.000 нән артык бала өчен 768 төркем ачылды, анда мәктәп яшенә күпчелек балаларның үсеше тиешле нормага кадәр төзәтелә.
Казан шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ял итү, дәвалану, тернәкләндерү һәм белем бирү мөмкинлекләре турында барлык мәгълүмат «Игелекле Казан» сайтында туплануын дәвам итә. Ә инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен шәһәр объектларының «Биналар һәм корылмалардан файдалана алу мөмкинлеге картасы» «Социаль объектлардан файдалану мөмкинлеге» Telegram-ботында урнаштырылган. Ул базада 800 дән артык объект турында мәгълүмат бар.