Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2019, 07:55

Шәһәр көне-2019: алты фестиваль, авто-мототамаша, яңа бульвар, ат чабышлары һәм салют

30-нчы августта Казан үзенең 1014 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан Татарстан башкаласында масштаблы күңел ачу программасы әзерләнде. Ул гадәттәгечә ел саен Казан Ратушасында шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру һәм шәһәрнең Мактау китабына язулар кертүгә багышланган тантаналы җыелыш белән башланачак.

11.00 сәгатьтә Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында яшь казанлылар өчен «Иске парк хәзинәләре» дип аталган балалар бәйрәме узачак.

12.00 сәгатьтә Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» паркының икенче чиратын ачу тантанасы була. Моның хөрмәтенә «Төп геройлар» балалар фестивалендә катнашучылар белән концерт һәм күңел ачу программалары әзерләнгән.

Иске Татар бистәсендә бәйрәм чаралары Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында узачак. 12.00 сәгатьтән биредә «Жизнелюб» проектында катнашучыларның концерты һәм«Э-моция» инклюзив студиясеннән «Ачык йөрәкләр шәһәре» инклюзив театраль перфомансы планлаштырылган. Программаны «Казан сөлгесе» милли сәнгать фестивале дәвам итәчәк, анда Россия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм Казахстаннан 800-дән артык җырчы һәм биюче катнашачак.

12.30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында алтынчы тапкыр Kazan City Racing авто-мототамашасы узачак. Программаны Harley-Davidson клубының 50 мотоциклчысыннан торган колоннасы ачачак – Меңьеллык мәйданында «Мәскәү Кремленнән – Казан Кремленә ТАССРның 100 еллыгын каршылауга» дип аталган мототамаша булачак.

Тамашада гадәттәгечә Яр Чаллының легендар «КАМАЗ-Мастер» командасы катнашачак, бу елда ул махсус программа әзерләгән.

13.00 сәгатьтән Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда эшче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» ачык республика иҗат фестивалендә катнашучыларның концерты узачак. Биредә 15.00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале оештырыла.

13.30 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме һәм ТР Президенты Кубогына һәм Казан Мэриясе призына ат чабышлары узачак.

Казан Кремлендә Tat Cult шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак, ул мәдәният, тарих һәм хәзерге заман сәнгате өлкәсендәге актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк. Фестиваль программасында Казан режиссерларының һәм артистларының театраль чыгышлары, интерактив арт-объектлар һәм яшь рәссамнарның махсус проектлары тәкъдим ителәчәк. Танылган башкаручылар Аигел һәм Альберт Нурминский фестивальнең хедлайнерлары булачак.

17.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында татар һәм Россия эстрадасы йолдызлары башкаруында концерт программасы башлана, аның хедлайнерлары Feduk, җырчы Лэйна, Pompeya һәм «Рондо» төркемнәре булачак. Биредә үк Казанда 12-нче августтан бирле уза торган «Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы» дигән районкүләм караоке конкурсының финалистлары һәм җиңүчеләре чыгыш ясаячак.

20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале узачак, анда Мариин театрының опера труппасы һәм Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры солистлары катнашачак.

Чаралар программасын бу көнне Казансу елгасы акваториясе өстендә 22.00 сәгатьтә башланачак бәйрәм салюты төгәлләячәк.

30-нчы августта җәмәгать транспорты көчәйтелгән график буенча 24 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Барлык пресс-релизлар