В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр һәм Республика көненең бай программасында Казанда милли мәдәнияткә багышланган күп санлы чаралар TatFuture цифрлы мәдәният бәйрәме һәм опера фестивале белән янәшә оештырыла.
30 нчы августта Ратушада ел саен уздырыла торган шәһәр тантаналы җыелышы узачак, анда Казанның яңа мактаулы гражданнарын хөрмәтләячәкләр.
Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда күренекле татар башкаручысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачыла.
Яңа локациядә – Меңьеллык паркында – TatFuture цифрлы мәдәният бәйрәме оештырылачак. Яңа технологияләрне куллану белән чаралар 11:00 дән 22:00 гә кадәр узачак.
Яшьләр өчен тагын бер бәйрәм мәйданчыгы экстрим-парк булачак. Биредә 12:00 дән 22:00 гә кадәр ТР Яшьләр эшләре министрлыгы оештырган «Урам» музыкаль фестивале узачак.
Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 13:30 сәгатьтә «Безнең заман» фестиваленең традицион гала-концерты башлана, шул ук вакытта мәйданнан «Уйнагыз, гармуннар!» – «Играй, гармонь!» республика конкурсы катнашучыларының флешмобы старт ала. Милли киемнәрдәге музыкантлар һәм артистлар гармун һәм курай аккомпанементы астында шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Беренче Май мәйданына кадәр барачак.
14:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале башланачак, ә Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында 600 дән артык җырчы һәм биюче катнашында ЮНЕСКО эгидасы астында уза торган «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале булачак. Биредә үк «Э-моция» инклюзив студиясе спектакле күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янында быел Tat Cult фестивале узачак, ул мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк. Фестиваль 13:00 сәгатьтә башлана, монда Yummy music лейблының төп резидентлары чыгыш ясаячак.
15:00 сәгатьтә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме башлана.
«Казан» гаилә үзәге янында 16:30 сәгатьтә зур концерт программасы башлана, ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Сәхнәгә танылган башкаручылар чыгачак: Филүс Каһиров, Uma2rman төркеме һәм яшь башкаручы Ваня Дмитриенко.
20:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда ачык һавада Александр Сладковский һәм Россиянең атказанган артисты Аида Гарифуллина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры катнашында «Казан көзе» опера фестивале узачак.
22:00 сәгатьтә шәһәр күген Казансу акваториясе өстендә уникаль салют бизәячәк. «Болгар радиосы»ның 91,5 дулкынына кушылып, яки ТНВ телеканалын кабызып, фейерверкны музыка астында карарга мөмкин булачак.
Бәйрәм мәйданчыкларында азык-төлек товарлары, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе белән сәүдә оештырылачак.