В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм кешеләр өчен «Мобиль клумба» проектын 2023 елның җәендә «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы эшләтеп җибәрде. Проект кысаларында җәен дачаларда яшәүче инвалид балаларга үсемлекләр үстерү һәм аларны карау өчен кирәкле бар нәрсә дә бирелә: әзер клумбалар, грунт, керамзит, үсентеләр.
Клумбаларны Раифа интернаты тәрбияләнүчеләре ясый, ә буяу белән «Игелекле Казан»да социализация узучы менталь бозылулары булган балалар шөгыльләнә. Әзер клумбаларны волонтерлар җәйләрен Биектау, Яшел Үзән, Питрәч һәм башка районнардагы дачаларда үткәрүче инвалид балаларга китерделәр. Клумбаның формасы аның янына бернинди кыенлыкларсыз якын килергә мөмкин итеп уйланылган. Быел 16 шундый клумба ясалды һәм киләсе елга заказлар алынды.
«Игелекле Казан» быел башка проектларны да тормышка ашыра. Мәсәлән, 2023 елда эшли башлаган ике медиа проектның берсе саңгыраулар һәм ишарәләр теле җәмгыятьләрен популярлаштыруга багышланган. Проектның асылы – ишарәләр телендә клиплар булдыру, аларның беренчесе тәүлек эчендә 5 меңнән артык карау җыйган. Икенче медиа проект кысаларында балалар йортларыннан чыккан менталь үзенчәлекләре булган балалар турында фильмнар төшереләчәк. Фильмнарның премьерасы инвалидлар декадасында узачак.
2023 елның августында «Игелекле Казан»да «Игелекле автобус» барлыкка килде, ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне шәһәр чараларына, шул исәптән башка шәһәрләргә дә йөртә. Элегрәк авыр финанс шартларында булган аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен социаль такси эшли башлаган иде инде. Аның хезмәтләреннән 5 ай эчендә 344 кеше файдаланды.
Хәзерге вакытта «Игелекле Казан» коворкингында 18 яшьтән өлкәнрәк менталь бозылулары булган 5 кеше социализация уза, алар бариста булып эшлиләр, чәчәк түтәлләрен карыйлар, документлар белән ярдәм итәләр, фотога төшерергә өйрәнәләр һәм башкалар. Ә менталь бозылулары булган яшьләрнең берсе шахмат буенча яңа инклюзив төркемнең тренер ярдәмчесе булды. «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында инвалид 4 кеше эшкә урнаштырылган.