Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.08.2024, 10:00

«Казан тавышлары»: шимбә көнне Мэрия бинасы балконнарыннан Татарстанның әйдәп баручы артистлары мәхәббәт турында шигырьләр укыячак

«Голоса Казани»/«Казан тавышлары» дүртенче театральләштерелгән тамашасы гореф-гадәт буенча Шәһәр һәм Республика көне алдыннан, 24 августта узачак. Бер кичкә шәһәр администрациясе бинасының балконнары (Кремль урамындагы 3 нче йорт буенча урнашкан) театр сәхнәсенә әвереләчәк. Быел тамашачылар алдында «Ә җирдә мәхәббәт бармы?» дигән сорау белән тарих күрсәтеләчәк. Җавапны Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артистлары белән бергә тамашачылар рус һәм татар әдәбияты классиклары әсәрләреннән эзләячәкләр.

Кичә 20:30 сәгатьтә сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышы белән ачыла.

Тамашаның төп геройлары дөнья мәхәббәттән үрелгән дип ышанган сәяхәтче шагыйрь һәм барысы да фән законнарына гына буйсына дип раслаучы физик галим булачак. Бу бәхәстә кем хаклы булыр?

Мэрия бинасы балконнарыннан татар һәм рус телләрендәге шигырьләрне Казан театрларының әйдәп баручы актерлары укыячак: ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Зөлфия Вәлиева, Елена Ряшина, ТР атказанган артистлары Рамил Вазиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Г.Камал исемендәге театр актерлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов исемендәге театр актрисалары Анна Макарова, Регина Гәббасова, К.Тинчурин исемендәге театр актерлары Артем Пискунов, Резеда Сәләхова һәм Кариев исемендәге театр актеры Булат Гатауллин.

Видеомэппинг ярдәмендә Максим Горький, Михаил Лермонтов, Муса Җәлил, Борис Пастернак, Анна Ахматова, Евгений Евтушенко, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Лидия Зимонина, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Эльмира Зәлилова, Алеся Синеглазая әсәрләре яңгыраячак.

Музыкаль әсәрләрне ТР халык артисты Эльмира Кәлимуллина, ТР атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, скрипкачы Динә Закирова һәм талантлы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова, Илгиз Мөхетдинов, шулай ук «Дорога Звезд» балалар шоу-хоры башкара.

«Һәр ел саен безнең алда шундый сорау туа: «Шигырьләр…» бу юлы нәрсә турында булачак, без тамашачыларга нинди тарих сөйләячәкбез. Һәм җавап үзеннән-үзе килә. Гаилә елында без, әлбәттә, мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итәбез. Һәм тагын бер кат расларга була: мәхәббәт һәр йөрәктә яши, ә Казан — чыннан да гашыйк кешеләр шәһәре. Барыгызны да шигърият һәм музыканың хисле дөньясына чумарга чакырабыз!» — ди Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Тамаша сценариеның авторы — Резеда Зайниева, режиссерлар – Татьяна Старикова һәм Радик Бариев.

«Балконда шигырьләр» форматындагы театральләштерелгән тамаша Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле үткәрелә.
Барлык пресс-релизлар