В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан спортчыларының берничә җиңүе быел Татарстан башкаласының спорт елъязмасына кереп калачак. Әйтик, юниорлар арасында 400 метрга йөгерүдә Серафим Солодовников Европа рекорды куйды, Даниел Маринов спорт гимнастикасы буенча күп төр ярышта Россия чемпионы булды, Юлия Сохацкая – биш төр ярыш буенча Россия чемпионатында, ә «Идел» физкультура-спорт берләшмәсе тәрбияләнүчесе Сергей Сергеев бокс буенча Россия Кубогында көмеш медаль яулады.
Барлык спорт чаралары арасында иң истә калганы «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры булды. Ул халыкара дәрәҗәдәге мөһим спорт вакыйгасына әйләнде. Әлеге чара кысаларында Казан Россиянең спорт башкаласы булуын тагын бер кат раслады. Турнирда 116 илдән, шул исәптән Белоруссия, Төркия, Кытай, Франция, Испания, АКШ, Италия, Бразилия, Португалиядән 1811 спортчы катнашты.
Гыйнвар аенда чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы этабында Олимпия чемпионнары Казанның «Мирный» чаңгы-биатлон комплексын, трассаларның әзерлек сыйфатын һәм ярышларның оештырылу дәрәҗәсен югары бәяләделәр.
Февральдә кышкы триатлон буенча Россия чемпионаты узды, анда Казан һәм Татарстан спортчылары шәхси ярышларда икенче урынны яулады.
ТР башкаласында яшәүчеләр өчен бу кышкы сезонда тимераякта шуу өчен 102 урын (83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары белән 19 шугалак), шулай ук 15 чаңгы трассасы, шул исәптән сигез яктыртылган трасса оештырылды. Моннан тыш, спорт сөючеләр өчен 35 массакүләм турнир үткәрелде.
10 нчы февральдә 42 нче «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышлары шәһәрнең биш мәйданчыгында, шулай ук мәктәп территорияләрендә узды. Бу көнне стартка барлыгы 20 меңнән артык казанлы чыкты.
Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча Казан чемпионаты февраль ахырында «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында җыелма район һәм спорт клублары командалары составында Казанның 350 дән артык иң яхшы спортчысын җыйды.
«Локомотив» стадионында гомуми приз фонды 850 мең сум булган 57 нче Казан чаңгы марафоны узды. Бөтен Россиядән 650 спортчы 5, 25 һәм 50 км дистанцияләрдә көч сынашты. Ә Казанның яшүсмерләр чаңгы марафонында 900 дән артык спортчы катнашты.
Хоккей буенча ярышлар да истә калырлык булды. «Ракета» стадионында туплы хоккей буенча «Алга» турниры узды.
7 нче февральдә «Ак Барс Арена» стадионы янындагы хоккей тартмасында «Алтын алка» финал ярышларының шәһәр этабын ачу гала-матчы узды, анда танылган хоккейчылар Артем Лукоянов, Кирилл Адамчук, Дмитрий Обухов, Максим Пестушко «Алтын алка» командалары спортчылары белән бергә уйнады. Кышкы сезон дәвамында Казанның 96 коллективы май аенда Спорт сараенда узачак «Алтын алка» ярышларының суперфиналына чыгу хокукы өчен көрәште.
Тимераякта йөгерергә яратучы төрле әзерлектәге һәм төрле яшьтәге 250 дән артык спортчы 3 нче февральдә «Хезмәт резервлары» стадионында «Безнең өмет бозы» ярышларында катнашты.
1 нче мартта «Ракета» спорт комплексы территориясендә спортның кышкы төрләре көнен билгеләп үттеләр. Чара кысаларында ярышлар һәм фигуралы шуу, тимераякта йөгерү спорты, туплы хоккей буенча күрсәтмә чыгышлар оештырылды. Кунаклар Олимпия зарядкасында, Олимпия викторинасында, керлингта катнаша алды. Әлеге спорт бәйрәме ел саен ТР Олимпия советы һәм спорт комитеты белән берлектә үткәрелә.
7 нче мартта Нагорный бистәсендәге «Трамплин» тау чаңгысы комплексында тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча Казан беренчелеге узды.
Моннан тыш, кышкы сезонда «Йөзьяшәрләр уеннары» спартакиадасы кысаларында пенсионерлар өчен төрле ярышлар оештырылды. Шахмат, өстәл теннисы, волейбол һәм чаңгы буенча бәйгеләр тәмамланды. «Йөзьяшәрләр уеннары» турнир таблицасын Вахитов районы җитәкли. Хәзерге вакытта «Яшәү яме» проектында катнашучылар өчен шәһәр паркларында төньяк йөреш буенча күнекмәләр һәм мастер-класслар үткәрелә.
Муниципаль хезмәткәрләр «Спортивная Казань» спартакиадасында көч сынаштылар, ә Казан ишегалларында «Йорт янындагы спорт» проекты белән берлектә «Безнең ишегалды чемпионнары» ярышлары сериясе үткәрелде. Аларда «Салават Күпере», Азино, «Новые Горки» торак районнары, «Арт Сити», «Светлая долина» торак комплекслары командалары катнашты. Бу сезонда әлеге чаралар 1300 дән артык кешене берләштерде.