В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурс ел саен балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре, өстәмә белем бирү учреждениеләре, һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук аспирантлар арасында үткәрелә. Быелдан башлап, Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, дәгъва кылучылар исемлегенә шулай ук балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә кертелгән, ә стипендияләр күләме 10 мең сумга арттырылган.
Быелгы гаризалар кампаниясендә 300-гә якын дәгъва кылучы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча стипендиатлар исемлегенә 11 музыка һәм 4 сәнгать мәктәбе укучысы,15 өстәмә белем бирү учреждениесе тәрбияләнүчесе, 10 спорт мәктәбе укучысы керде. Алар барысы да 20 мең сум күләмендә стипендия алачак. Моннан тыш, бер спорт командасы 100 мең сум күләмендә стипендия белән бүләкләнәчәк.
Уку елы өчен югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм аспирантлары, клиника ординаторлары һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының шәһәр хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, социаль өлкә һәм яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр арасында фәнни-тикшеренү эше нәтиҗәләре буенча сайлап алу Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан Казанның яшь галимнәре һәм белгечләре Советы белән берлектә уздырылды. Конкурска 10 юнәлеш буенча 200-гә якын эш килде (торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм транспорт; сәнәгать комплексы, энергетика, энергия саклау һәм яңа материаллар; санлы һәм мәгълүмати технологияләр; сәламәтлек саклау һәм медицина; «шәһәр» авыл хуҗалыгы, экология һәм табигатьтән файдалану; архитектура һәм шәһәр киңлеген үстерү; мәгариф, мәдәният, тарих, туган телне саклау һәм үстерү; идарә, икътисад, Казанның инвестицион җәлеп итүчәнлеге; Казанның хокукый тәэминаты һәм җәмәгать куркынычсызлыгы; яшьләр һәм социаль сәясәт, физик культура, спорт һәм туризм;).
Экспертлар алдында чыгыш ясау һәм үзләренең фәнни эшләрен тәкъдир итү өчен 86 катнашучы чакырылган иде. 2-нче һәм 3-нче декабрь көннәрендә Казан дәүләт энергетика университетында икенче этап узды, анда 38 стипендиат сайлап алынды. 16 аспирант 40 мең сум стипендия алачак, 20 югары уку йорты студенты – 30 мең сум, 2 һөнәри белем бирү оешмалары студенты – 20 мең сум.
Стипендиатларны бүләкләү 24-нче декабрь көнне Казан Ратушасында узачак.