Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2024, 09:51

«Игелекле Казан»да инклюзив җәй: көндезге сменалар, велосипедта узышу, регаталар һәм экскурсияләр

«Игелекле Казан» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы җәй көне 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге инвалид балалар өчен шәһәр инклюзив үзәкләре базасында бушлай өч көндезге ял сменасы оештыра: 24-30 нчы июньдә – оешма коворкингында (Сеченов урамы, 5), 22-28 нче июльдә – «Перемена» үзәгендә (Кол Гали урамы, 10), ә 12-18 нче августта – «Луч» киңлегендә (Ильич урамы, 21). 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр балалар тьюторлар һәм белгечләр белән шөгыльләнәчәк, шулай ук уеннар планлаштырылган. Ике тапкыр туклану программага кертелгән.

Шулай ук 30 нчы июльдән 8 нче августка кадәр «Восток» балалар сәламәтләндерү лагеренда менталь тайпылышлары булган 100 бала өчен смена ачылачак. Ялны оештыручылар – «В твою пользу» һәм «Нестрашно» хәйрия фондлары. Лагерьга балаларны кабул итү турында белдерү «Игелекле Казан»ның социаль челтәрләрдәге битләрендә соңрак игълан ителәчәк. Смена «Менталь сәламәтлек» федераль программасы кысаларында уза.

Август-сентябрь айларында «Добрый» лагеренда 100 инклюзив волонтер ял итә алачак. Алар өчен «Алдынгылар хәрәкәте» һәм иреклеләр берләшмәләре арасында республика конкурсы гранты ярдәмендә ике смена булдырылачак.

1 нче июньдә «Черек күл» паркында «Капитаннар клубы»ның традицион хәйрия регатасы уза. Җыелган акчалар Ипподром урамы, 18 адресы буенча ачылачак яңа инклюзив үзәктәге сенсор-мотор коррекциясе бүлмәсенә җиһазлар сатып алуга юнәлдереләчәк. Төрле фондларның тәрбияләнүчеләре җәй дәвамында парктагы регаталарга килә ала.

Казанда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен традициягә әйләнгән «Бәхет белән куышу» велосипед ярышлары 6 нчы июньгә планлаштырылган. Быел акция унберенче тапкыр оештырыла. Чарада катнашырга илнең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Түбән Новгород, Ульяновск һәм Самарадан балалар килә. Теркәлү «Игелекле Казан»ның социаль челтәрләрдәге битләрендә ачык.

Бу көнне инвалид балаларга яраклаштырылган велосипедларны бушлай прокатка бирә башлыйлар. Транспортны, тиешле белешмә булганда, шәһәр паркларында һәм Кремль яр буенда арендага алырга мөмкин.

Инвалидлар декадасында старт алган «Игелекле сәяхәт» конкурсының җиңүчеләре билгеле булган. Катнашучыларга «Санкт-Петербургка ни өчен нәкъ менә мин барырга тиеш?» дигән сорауга видео җавап яздыру бурычы куелган. Бәйге нәтиҗәләре буенча инвалид балалар тәрбияләүче алты гаилә сайлап алынган, алар июнь ахырында алты көнгә Төньяк башкалага сәяхәт кылачак.

Ял көннәрендә күп балалы һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен Свияжск, Болгар, Йошкар-Ола, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләргә автобус экскурсияләре оештырылачак.

Интернатлар һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Игелекле чәчәк түтәлләре» проекты үз эшен дәвам итә. Быел инициативага 19 нчы гимназия укучылары кушылган – алар хезмәт дәресләрендә Дәрвишләр бистәсендәге интернатта тәрбияләнүчеләр өчен клумбалар ясаган. Проектта катнашучыларга җиләк үсентеләре, яшелчә һәм чәчәк орлыклары кирәк. Битараф булмаган казанлылар аларны Сеченов урамы, 5 адресы буенча урнашкан «Игелекле Казан» коворкингына китерә ала.

Барлык чаралар турында тулырак мәгълүматны «Игелекле Казан»ның социаль челтәрләрдәге битләрендә табарга һәм +7(843)558-74-18 телефоны аша белергә мөмкин.


Барлык пресс-релизлар