В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанда өч мәктәп, өч балалар бакчасы төзеләчәк һәм дистәләгән башка социаль объектлар биналарына капиталь ремонт ясалачак. Мәс., һәрберсе 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары Бохара урамында һәм «Салават Күпере-2» торак комплексындагы Заречье проспекты янында барлыкка киләчәк, 80 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы Ягодинская урамында төзеләчәк.
Родина урамында һәм М14 микрорайонындагы Андрей Адо урамында 1224 урынга исәпләнгән ике яңа мәктәп төзеләчәк. «Весна» торак комплексындагы Азат Аббасов урамы янында 1501 урынга исәпләнгән мәктәп барлыкка киләчәк. Һәр белем бирү учреждениесе ашханә, китапханә, спорт һәм актлар заллары белән җиһазландырылачак, ә аларның территорияләрендә спорт мәйданчыклары һәм ял итү зоналары төзеләчәк. КФУ каршындагы Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе территориясендә яшь педагоглар өчен 270 урынга исәпләнгән остазлык мәктәбе төзеячәкләр.
Алты мәгариф учреждениесендә (2 нче лицей-интернат, 49, 57, 130 нчы мәктәпләр һәм 8 нче мәктәпнең ике бинасында) капиталь ремонт үткәреләчәк. Аларда түбәләр, фасадлар, нигез ташлары, махсуслаштырылган кабинетлар ремонтланачак, инженерлык челтәрләре, тәрәзә блоклары һәм керү төркемнәре алыштырылачак. Мәктәпләр уку процессын оештыру өчен яңа җиһазлар, мебель һәм инвентарь белән тәэмин ителәчәк. Аларның бишесендә (2 нче лицейдан тыш) спорт заллары ремонтланачак. Эшләр мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программа кысаларында башкарылачак.
17 гомуми белем бирү учреждениесендә (12, 18, 73, 171 нче мәктәпләрдә, 121, 149 нчы лицейларда, 29 нчы прогимназиядә, 7, 8, 9, 33, 36, 83, 94, 102, 122, 139 нчы гимназияләрдә) азык-төлек блокларын яңарталар. Аларда электр үткәргечләр, инженерлык челтәрләре, җиһазлар алыштырылачак һәм аш бүлмәләре ремонтланачак.
68, 34, 112, 156 нчы мәктәпләрдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны укыту өчен 20 кабинетта капиталь ремонт үткәреләчәк. Биналарга сенсор җиһазлар һәм үсеш тренажерлары куелачак, шулай ук дефектологлар, логопедлар һәм психологлар белән шөгыльләнү өчен урыннар бүлеп биреләчәк.
33, 141, 155 нче гимназияләрдә һәм 1 нче категорияле белем бирү учреждениеләренә караган 24 нче, 85 нче мәктәпләрдә контроль-үткәрү пунктлары урнаштырылачак.
Сигез балалар бакчасында – 8, 387, 22, 60, 80, 123, 162, 177 нче – подвалларны гидроизоляцияләү, яңгыр һәм кар суларын чыгару буенча эшләр башкарылачак. Алдагы ике елда мондый эшләр ун мәктәпкәчә учреждениедә үткәрелгән иде инде.
Моннан тыш, 2024 елда социаль өлкәдәге башка объектларда капиталь ремонт үткәреләчәк. Әйтик, Җиңү проспектындагы «Доверие» үзәге, Подлужная урамындагы «Лидер» һәм Солидарность урамындагы «Без» яшүсмерләр клублары яңартылачак. А.Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә подвалны су басу проблемасын бетерү буенча эшләр башкарылачак.
Хәзерге вакытта Казанның түбәндәге алты китапханәсен ремонтлау өчен проект-смета документациясе эшләнә: Кулагин урамы, 4, Павлюхин урамы, 85, Кирпичников урамы, 14, Халтурин урамы, 11/10, Побежимов урамы, 47, Восстание урамы, 26.