В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
БРИКС – 2024 илләре саммитын уздыруга Казанда 26 маршрутны төзекләндерү планлаштырыла: шәһәрнең үзәк урамнары юлларын ремонтлау һәм яшелләндерү, инженерлык челтәрләрен алыштыру, җәяүлеләр кичү урыннарында күтәрү платформалары һәм аэропорт ягыннан шәһәргә керү урынында яңа стела урнаштыру, бина фасадларын ремонтлау һәм реставрацияләү. Бу максатларга республика бюджетыннан 6,5 млрд сум акча бүленгән.
Саммит кунакларының маршрутлары буенча Островский, Карл Маркс, Батурин, Мәскәү, Уң як Болак һәм Сул як Болак, Комсомол, Яруллин, Вишневский, Назарбаев, Чистай, Фатыйх Әмирхан, Пушкин, Театр, Николай Ершов урамнарында, Хөсәен Ямашев проспектында, Миллениум күперендә һәм Миллениум күпере янында икенче дәрәҗәдәге борылыш элмәгендә 18 юл участогы һәм аларның элементлары (тротуарлар, парковкалар һ.б.) ремонтланачак.
Юлларны ремонтлау кысаларында 420 м озынлыктагы кривбрус алыштырылачак. 26 км озынлыктагы коймаларны ремонтлаячаклар һәм урнаштырачаклар, 10 тукталыш павильонын алыштырачаклар, Батурин, Ташаяк, Сәетгалиев һәм Н.Ершов урамнарында 12 баскыч һәм дүрт җир асты җәяүлеләр кичүен ремонтлаячаклар.
Ремонтланган юл участоклары буйлап 1025 агач һәм куак, 4,8 меңгә якын күпьеллык һәм 18,6 мең берьеллык үсемлек утыртылачак.
Бу эшләрнең бәясе 4,4 млрд сум тәшкил итәчәк. Заказчы – «Главтатдортранс» ДКУ.
Моннан тыш, 1,1 млрд сум беренче чираттагы эшләргә бүлеп бирелгән: юллар астында инженерлык челтәрләрен һәм җир өстендәге алты җәяүлеләр кичүендә күтәрү платформаларын алыштыру.
Юлларда инженерлык челтәрләрен (су белән тәэмин итү, су чыгару һәм җылылык челтәрләрен) 14 участокта капиталь ремонт башланганчы алыштыру планлаштырыла. Төзелеш-монтаж эшләренең бәясе 602 млн сум тәшкил итәчәк. Үзенең инвестиция программасы хисабына «Водоканал» Яңа Савин районында Хөсәен Ямашев проспектында һәм Фатыйх Әмирхан, Сибгат Хәким һәм Чистай урамнарында 2,3 км озынлыктагы канализация коллекторын реконструкцияли.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләрен – кыш көне, җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен ягу чоры тәмамланганнан соң алыштыру башланачак.
Үз срогын үтәгән күтәрү платформаларын Оренбург трактында (Республика клиник хастаханәсе янында), Павлюхин һәм Халев урамнары киселешләрендә, Чистай һәм Фатыйх Әмирхан урамнары буенча 1 нче һәм 2 нче номерлы кичүләрдә, «Мега» сәүдә үзәге янындагы Җиңү Проспектында, «Ветеринария академиясе» тукталышы янында (Х.Ямашев проспектында) алыштырырга кирәк. Эшләр 366 млн сумга төшәчәк.
Шул ук вакытта аэропорт ягыннан шәһәргә яңа керү стеласы урнаштырылачак. Хәзерге ике метрлы «Казан» композициясе авария хәлендә һәм искергән. Яңа стела тутыкмый торган тимердән ясалган; хәрефләрнең буе – 4 м, иңе – 2,5 м, конструкциянең гомуми озынлыгы 30 м тәшкил итәчәк, ул милли орнаментның традицион ак-яшел төсләрендә булачак, әмма заманча стилизациядә яктыртылачак.
39 күп фатирлы йортның фасадларын ремонтлауга һәм реставрацияләүгә (31 – Вахитов һәм Идел буе районнарында, тагын 4 – Мәскәү һәм Яңа Савин районнарында) 398,7 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ике мәдәни мирас объекты буенча (Пушкин урамындагы 58 нче йорт һәм Театр урамындагы 5 нче йорт) реставрация биремнәренә заказ бирелгән. БРИКС маршрутлары буенча тагын дүрт йорт 2024 елгы капиталь ремонт программасы буенча ремонтланачак.