Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2024, 11:29

Казанлылар Сабантуйны бәйрәм итү мәйданнарына өстәмә автобусларда барып җитә алачак

23 июньдә иртәнге 8:00 дән Казанда өстәмә бушлай автобуслар өч Сабантуй  узучы мәйданга кадәр барачак.

Мирный бистәсенең каенлыгына автобуслар дүрт тукталыш пунктыннан кузгалачак: «Җиңү проспекты метро станциясе», «10 микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармониянең концерт залы», «Глазунов урамы» («Теплоконтроль»). Шулай ук бәйрәм мәйданына 23 нче, 56 нчы рейс автобусларында һәм "Казан-1" станциясеннән электричкада барып җитәргә мөмкин булачак.

«Аккош» урман-паркына кадәр пассажирлар җыячак бушлай шаттллар ике адрес буенча билгеләнгән: «Ремплер торак массивы» (Залесная урамы) җәмәгать транспорты тукталышында һәм «Мегастрой» гипермаркеты парковкасында (Горький шоссесындагы 28 нче йорт), анда автомобильчеләр үз транспортын калдыра алачак. Шаттларга кадәр Горький шоссесы буенча йөрүче 36, 72, 46 номерлы автобусларда барып җитәргә мөмкин. Автомобильчеләр өчен «Заречье» һәм «Кояшлы» лагерьлары янында, шулай ук «Динамо» чаңгы базасы янында парковкалар оештыралар.

Дәрвишләр бистәсенең каенлыгына «В.Б.Шнепп исемендәге фәнни-тикшеренү институты» АҖ (Себер трактындагы 40 нчы йорт) парковкасыннан һәм «Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү проспектындагы 141 нче йорт) бушлай шаттллар йөриячәк.

Юл хәрәкәтен оештыруда үзгәрешләр булачак. 22 июньнән 23 июньнең сәгать 17:00 гә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буйлап берьяклы хәрәкәт оештырылачак. Бертуган Батталовлар урамы буйлап Оренбург трактына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак.
Барлык пресс-релизлар