В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте «Данфосс» компаниясе белән берлектә «Зеленая, 1» пар казаннары бинасыннан акыллы җылылык челтәрләрен гамәлгә кертү буенча сынау проектын тормышка ашыруга кереште. Нәтиҗәдә җылылык челтәре белән идарә ителеш артачак, оптималь гидравлик режим тәэмин ителәчәк, электр энергиясенә чыгымнар кимиячәк. Җылылык челтәренең барлык эш параметрлары да үзәк диспетчерлык пунктына тапшырылачак – бу штаттан тыш хәлләр вакытында җавап бирү тизлеген арттырачак.
«Акыллы» пар казаннары биналарының барлыкка килүе «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең энергияне сак тоту һәм предприятиенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча эшенең логик дәвамы булачак. Хәзерге вакытта тулысынча автоматлаштырылган режимда предприятие балансында булган 164 объектның 58 пар казаннары бинасы һәм үзәк җылылык пункты эшли. Автоматлаштыру программасы 10 ел эчендә билгеләнгән егәрлеге аз булган (3 Гкал/сәг. кадәр) барлык пар казаннары биналарын колачлап алды. Бу пар казаннары биналарына һәм үзәк җылылык пунктларына хезмәт күрсәтүче персонал санын 180 кешегә киметергә мөмкинлек бирде. Пар казаннары биналары һәм үзәк җылылык пунктлары эшенең барлык параметрлары заманча җиһазлы үзәк диспетчерлык пунктына чыгарыла. Пар казаннары биналарын автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру нәтиҗәсе булып җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттыру, кеше факторыннан китү, эш режимнарын оптимальләштерү исәбенә җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметү, персонал санын оптимальләштерү тора
Хәзер предприятие алдында уртача егәрлектәге пар казаннары биналарын 3-тән 10 Гкал/сәг. кадәр автоматлаштыру һәм диспетчерлаштыру бурычы тора. Моның өчен аларны тулысынча реконструкцияләргә кирәк. «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте бу бурычны үзенең инвестиция программасы кысаларында хәл итә, елына 3-4 пар казаннары бинасын комплекслы реконструкцияли.
Моннан тыш, предприятие шәһәрнең Совет районында урнашкан 3 пар казаннары бинасы һәм Идел буе районының 9 эре пар казаннары бинасы буенча җылылык белән тәэмин итүнең бердәм боҗрасын булдыру эшенә кереште. Пар казаннары биналары арасында тоташулар булдыру - җылылык челтәрләрен «боҗралау» - җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттырырга һәм җәйге чорда пар казаннары биналарының бер өлешен эштән арындыру хисабына җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек бирә.
Быел шулай ук «Октябрь шәһәрчеге» предприятиесе тарафыннан арендаланган иске пар казаны бинасыннан һәм искергән «Космонавтлар, 21» пар казаны бинасыннан эре «Космонавтлар, 12» һәм «Г.Кутуй, 39» пар казаны биналарына кулланучыларны күчерү, шулай ук нәтиҗәсез вак пар казаннары биналарын «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте җылылык челтәрләренә күчерү проекты старт алды.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 5 ел эчендә предприятие энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру чараларына ел саен 150 млн сумнан да ким булмаган күләмдә акча инвестицияли. Энергияне сак тоту чараларын гамәлгә кертүдән нәтиҗә елына 12-14 млн сум тәшкил итә.
Белешмә
«Казэнерго» акционерлык җәмгыяте 138 пар казаннары бинасында һәм 26 үзәк җылылык пунктында җылылык энергиясен җитештерә, шәһәр халкының 25%-ын җылылык белән тәэмин итә. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасыннан җылылык кулланучыларның гомуми саны 3702 объект тәшкил итә, шул исәптән 1970 күпфатирлы йорт, 327 социаль өлкә объекты. Бер торбалы исәпләүдә җылылык челтәрләре торбаүткәргечләренең озынлыгы 530 км тәшкил итә.