В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның җәйге спорт афишасында профессионаллар һәм һәвәскәрләр өчен 120 дән артык турнир исәпләнә.
27 нче һәм 28 нче майда Казан Россиянең йөгерү үзәге булачак. Бу көннәрдә ТР башкаласында Казан марафоны узачак, анда ел саен 10 меңнән артык шәһәр халкы һәм кунаклары катнаша. Марафон дистанциясе шәһәрнең төп истәлекле урыннары буенча йөгерү экскурсиясе кебек төзелгән. Профессионаллар һәм һәвәскәрләр өчен 42, 21, 10 һәм 3 км дистанцияләр маршрутлары иң матур урыннар буенча узачак. Балалар өчен махсус йөгерү оештырылачак.
4 нче июньдә 6 яшьтән өлкәнрәк теләгән һәркем ил буенча синхрон старт белән узучы иң эре «Забег РФ» ярыммарафонына кушыла ала, ул 85 шәһәрдән 150 меңнән артык йөгерергә яратучыны, 11 сәгать поясын берләштерәчәк. Барлык шәһәрләрнең гомуми дистанциясе 3570 км тәшкил итәчәк.
15 нче июльдә Казанда иң гадәти булмаган «Төнге Казан» узышы узачак. Маршрут Кремль яр буе буйлап узачак, анда катнашучылар бәйрәм атмосферасыннан гына түгел, ә төнге шәһәрнең матур күренешләре белән дә хозурлана алачак.
9 нчы июльдә 16-19 яшьлек юниорлар арасында триатлон буенча Россия беренчелеге һәм «Балалар лигасы» ярышлары узачак. Август ахырында «Аккош күле» урман паркында җәйге чемпионат һәм триатлон буенча Казан шәһәре беренчелеге планлаштырылган. Ә август аенда Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә акватлон буенча Россия беренчелеге һәм «Триатлон лигасы. Балалар» булачак.
Җәй башында пляж спорт төрләре буенча берничә ярыш планлаштырылган: пляж гандболы, пляж волейболы һәм пляж футболы.
Май ахырында яшь футболчылар арасында ел саен үткәрелә торган «Күн туп» ярышларының шәһәр этабы башлана, анда 4 меңнән артык бала катнашачак. 1 нче июньдә «Ракета» стадионында турнирны ачу тантанасы була.
Быел Казанда җилкәнле спортны үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Физкультурачылар көне кысаларында Казан елгасы акваториясендә җилкәнле спорт буенча Казан шәһәре беренчелеге узачак, анда яшь спортчылар иң тамашалы дисциплиналарның берсендә – команда ярышларында көч сынашачак. Моннан тыш, «Казан җилкәнле регатасы», җилкәнле спорт буенча «Җиңү җилкәннәре» ярышлары, Химград Кубогы, Казансу елгасында җилкәнле спорт буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук радиоидарәле яхталар буенча РФ чемпионаты һәм беренчелеге узачак.
Зур спорт программасы казанлыларны һәм шәһәр кунакларын 12 нче августта берьюлы берничә зур мәйданчыкта көтә: «Урам» экстрим-паркында, пляж спорт төрләре үзәгендә һәм «Хезмәт резервлары» стадионында.
Бәйрәмнең төп мәйданчыгында «Урам» паркында карате, фехтование, тхэквондо буенча күрсәткеч ярышлар, бокс, футбол, регби һәм башка күп кенә спорт төрләре буенча турнир узачак. Күрсәткеч чараларда чакырылган спорт йолдызлары һәм Казанның профессиональ клублары спортчылары катнашачак, ә теләгән һәркем үзен теге яки бу спорт төрендә сынап карый алачак. Балалар һәм аларның ата-аналары өчен шәһәрнең спорт мәктәпләре презентациясе оештырылачак.
Ә баскетбол сөючеләр «Кызгылт-сары туп» баскетбол буенча бөтенроссия турнирында «Урам» паркының уникаль мәйданчыгында 3 кә 3 форматында көч сынаша алачак.