В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казан паркларында һәм скверларында җәйге күңел ачу программасы 4-нче майдан башлана һәм 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул park.tatar сайтында һәм Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә үткәрелгән онлайн-сораштыруда катнашкан казанлыларның идеяләрен һәм теләкләрен исәпкә алып төзелгән. Сезон яңалыкларыннан – «Черек күл» паркында икътисад, психология һәм digital темаларына караган лекцияләрне үз эченә алган ачык белем бирү мәктәбе һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен чит телләр, тарих, фоторәсем нигезләре буенча белем бирү курсларын мисал итеп күрсәтергә мөмкин.
Горький исемендәге паркта июль аенда туңдырма фестивале, ә Кабан күле яр буенда кофе фестивале узачак. Горки-Әмәт урманында пикник яратучылар өчен май аенда барбекю фестивале оештырылачак. Шулай ук киләсе сезонда «Крылья советов» паркында аджилинг буенча ярышлар, кинологлар чыгышлары, ветеринарлардан лекцияләр һәм хәйрия акцияләре кергән «Дай лапу» фестивале узачак.
Паркларда махсус программа WorldSkills уздыру вакытына планлаштырылган. 22-27-нче август көннәрендә Горький исемендәге паркта, Горки-Әмәт урманында һәм Кабан күле яр буенда тематик чаралар узачак: Skills Bazaar ярминкәсе мини-остаханәләрендә һәркем уен формасында үзен төрле эшче һөнәрләрендә сынап карый алачак, мастер-класс һәм ачык дәресләрдән торган балалар күңел ачу программасын карый алачак.
Казанның иң борынгы паркларының берсе булган «Крылья Советов» паркы быел үзенең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бу уңайдан бәйрәм программасы берничә көн дәвам итәчәк. Кунакларны экскурсия, парк һәм район тарихын чагылдырган лекция, бию кичәләре, кино күрсәтү һәм спорт ярышлары көтә. Ахырда барысы да зур бәйрәм концерты белән тәмамланачак.
Җәйге программаның аерым юнәлеше – музыкаль проектлар. «Черек күл» паркында планлаштырылган музыкаль проектлар: Sforzando Татарстан Республикасы башкару сәнгатен үстерү фондының «Опера кичәсе» фестивале һәм инструменталь музыка концерты. Биредә шулай ук ел саен үткәрелә торган җәйге китап фестивале узачак.
Музыкаль чаралар башка мәйданчыкларда да үтәчәк: «Ак чәчәкләр» бульварында заманча татар музыкасы концерты, Горки-Әмәт урманында Төнге яшьләр кичәсе.
Моннан тыш, шәһәр паркларында түбәндәге бию проектлары планлаштырылган: «Ирек мәйданы» заманча хореография фестивале, «Урамнар позитивы» урам мәдәниятләре фестивале, шулай ук биюләрнең төрле төрләре буенча ачык дәресләр һәм мастер-класслар.
«Жизнелюб» проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр өчен чаралар программасы киңәя. Быел паркларда иҗади һәм спортка бәйле чаралар белем бирү дәресләре белән тулыландырылачак. Һәр айда пенсионерлар төрле темаларны өйрәнә алачак: чит телләр, тарих, фоторәсем нигезләре һәм башкалар.
Җәйге сезон башлану белән «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте үткәрәчәк ачык тренировкалар башланачак. Барлык теләүчеләр зумба, йога, цигун һ. б. түләүсез дәресләрдә катнаша алачак.
Май башында Горки-Әмәт урманында Казан өчен уникаль проект – узган ел төзелгән иҗтимагый бакча үз эшен дәвам итәчәк. Биредә теләге булган һәркем түләүсез үз үсентесен утыртып, уңышын үстерә алачак. «Дом» экоүзәгендә һәм иҗтимагый шәһәр территориясендә бакчачылык турында лекцияләр, олылар һәм балалар өчен төрле мастер-класслар, шулай ук своп-маркетлар оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе 2017 елның маенда Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндерелгән шәһәр парклары һәм скверлары белән нәтиҗәле идарә итү, шулай ук шәһәр халкының мәдәни тормышы эчтәлеген һәм сыйфатын яхшырту максатында оештырылды. Хәзер Дирекция карамагында 19 җәмәгать урыны бар.