Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.05.2021, 10:01

Җәй Казан паркларында: гастрономия фестивальләре, йога, урман терапиясе һәм сапбордлар

Казан паркларында актив ял итәргә яратучылар өчен спорт дәресләре башланды инде, алар җәй буе дәвам итәчәк. Шимбә көнне Горки-Әмәт урманында йөгерү клубы ачылды, ә 18-нче майда Кабан күле яр буенда традицион иртәнге йога дәресләре башлана.

Шәһәрнең 10 паркында «Яшел фитнес» программасы белән берлектә атна саен һәркем өчен мөмкин булган йөгерү, көч куллану һәм функциональ күнегүләр, йога, зумба, стретчинг, сулыш практикалары һәм башка спорт дәресләре узачак. Аларны профессиональ инструкторлар һәм тренерлар үткәрәчәк. «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгында йога белән иртәнге дәресләр дәвам итәчәк, «Черек күл» паркында йөгерү клубы эшләячәк. Моннан тыш, кайбер паркларда «Основа Основ» студиясе һәм урман терапиясе белән берлектә сәламәтләндерү медитатив практикалары планлаштырылган.

Күп кенә паркларда һәм ял зоналарында велосипедларны һәм су транспортын прокатка бирү пунктлары оештырылган. Мәсәлән, Кабан күле яр буенда тәүлек буе көймә станциясе эшли, ә Казансу елгасы акваториясендә «Казан» гаилә үзәге янында катамараннар прокаты пункты эшли. Якын арада Комсомольское һәм Аккош күлләре пляжларында сапбордлар – басып ишү өчен такталар алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Горки-Әмәт урманында, Урицкий исемендәге паркта, «Фестиваль» бульварында, «Крылья Советов» паркында һәм Җиңү паркында балалар һәм олылар велосипедлары, гади самокатлар һәм электросамокатолар прокаты ачылды. Ә Җиңү паркында велосипед-тандемда да йөреп була.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Горки-Әмәт урманында, «Сосновая роща» паркында һәм Җиңү паркында «Игелекле Казан» проекты кысаларында велосипедлар бушлай бирелә.

Якындагы көннәрдә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» ашамлык фестивале старт ала, ул 29-нчы һәм 30-нчы майда 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак.

Гадәттәгечә июль аенда Горький исемендәге үзәк паркта җәйге Зур туңдырма фестивале узачак.

Быел Казанның 19 паркы территориясендә стационар булмаган сәүдәнең 73 объектын урнаштыру планлаштырыла – урыннар аукционнарда уйнатылды. Агымдагы елның яңалыклары арасында – аукционнарда беренче тапкыр Җиңү паркында, Урицкий исемендәге паркта, «Казан» гаилә үзәге территориясендә, Лебяжье күле пляжында һәм Лядской бакчасында фудтраклар уйнатылды.

Планнарда – Миллениум күпере астында «Урам» экстрим-паркы янында фудтрак-шәһәрчеген төзү. Казаннан гына түгел, якын-тирә шәһәрләрдән дә вәкилләр катнашыр дип көтелә.

Кабан күле яр буенда тест режимында барбекю-зона эшли башлады инде. Анда шәһәр халкы һәм кунаклары https://bbqkaban.ru/ сайтында яки +7(843)245-45-11 телефон номеры буенча урын арендалый ала.

 

Барлык пресс-релизлар