Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 08:10

Җәй көне Казаннан Кострома, Липецк, Архангельск һәм Брянскка яңа авиарейслар ачылачак

Апрельдә Казанда авиарейслар ил эчендә 33 юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла. Эчке рейслар саны пандемиягә кадәр булган дәрәҗәсеннән артып китте. Әгәр 2019 елның апрелендә 2305 эчке рейс башкарылган булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 2400 рейс дәрәҗәсендә фаразлана. Узган ел шундый ук чорда 617 рейс башкарылган.

Җәй көне тагын да активрак динамика көтелә. 2021 елның җәенә фаразланган эчке очышлар саны 7980 рейс тәшкил итә, ә 2019 елның җәендә 7499 рейс тәшкил иткән.

Яңа эчке рейслар Костромадан Казанга планлаштырыла, алар июнь –август айларында «Ямал» авиакомпаниясе белән, Липецктан Utair авиа-ташучысы, шулай ук атнага ике тапкыр Архангельск һәм Брянскидан – «РусЛайн»авиакомпаниясе белән чынга ашырылачак.

Хәзер Казаннан Төркиягә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Таҗикстан Республикасына, Үзбәкстан Республикасына очулар мөмкин.

Барлык пресс-релизлар