Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.09.2024, 11:09

Җәй көне Казан паркларында чүпне аерым җыю өчен чүп савытлары һәм фандоматлар барлыкка килде

Быел җәй Казанда парк инфраструктурасын яңарту буенча зур эш башкарылды.

Җәмәгать киңлекләрендә чүп-чарны аерым җыю өчен шартлар яхшыртылды. Салават күпере торак районы паркында һәм Горки-Әмәт урманында пластик шешәләр һәм алюминий банкалар кабул итү өчен ике фандомат эшли башлады. «Безнең белән бүлеш» проекты белән берлектә Горки-Әмәт урманында калдыкларны аерым җыю өчен 100 урна куйдылар.

Лядской бакчасында, Аксенов исемендәге скверда, «Әкият» курчак театры янындагы паркта, Ленин бакчасында һәм «Казан» гаилә үзәге янында яңа бәдрәф модульләре барлыкка килде. Шулай ук «Крылья Советов», «Сосновая роща», Тинчурин исемендәге парклар, Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янында, Горки-Әмәт урманында, «Черек күл» паркында һәм Кабан күле яр буендагы модульләрне яңарттылар.

Паркларда балалар һәм спорт комплексларын яңарту ремонт линиясе буенча өстенлекле бурычларның берсе булды. «Комсомолец» паркларында, Фучик урамындагы бульварда һәм Горки-Әмәт урманында таган-оялар торгызылды. Ел ахырына кадәр Горький, Тинчурин исемендәге паркларда, «Крылья Советов» паркында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында яңа таган-оялар барлыкка киләчәк.

Җәй көне «Сосновая роща» паркында балалар комплексын өлешчә ремонтлаганнар. Ел ахырына кадәр Дәрвишләр бистәсенең «Континент» паркында һәм Тынычлык урамындагы скверда искергән балалар мәйданчыкларын заманча уен комплексына алыштыру, шулай ук Җиңү паркы, Горький исемендәге парк һәм «Крылья Советов» паркындагы балалар мәйданчыкларындагы элементларның бер өлешен яңарту планлаштырыла.

Спорт мәйданчыкларын тулысынча «Крылья Советов» һәм «Континент» паркларында яңарту планлаштырыла, Лядской бакчасы һәм Җиңү паркы спорт зоналарында да җиһазларны өлешчә яңартачаклар.

«Парк геройлары» волонтерлар программасы кысаларында җәмәгать киңлекләре үсешенә шәһәр халкы да үз өлешен кертте. Җәй дәвамында 20 гә кадәр волонтер һәр очрашуда Кабан күленең яр буендагы су үсемлекләре каскадын тәрбияләп тордылар һәм Казансу елгасы ярларында, «Ак чәчәкләр» бульвары һәм Горки-Әмәт урманында катлаулы булмаган ремонт эшләрен башкардылар. Киләсе елда парклар һәм скверлар дирекциясе проектны башка иҗтимагый киңлекләргә дә җәелдерергә һәм мотивация программасын яңартырга планлаштыра.

 

Барлык пресс-релизлар