В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген, 31 нче октябрьдә, Казан Мэриясе үзенең рәсми социаль челтәрләрдәге аккаунтларында һәм YouTube видеохостингында татар телен өйрәнүгә багышланган 20 «вируслы» видеоролик эшләтеп җибәрә. Роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театр, билет кассасында, эш бирүчеләр, дуслар, үтеп баручылар, якыннар белән аралашырга өйрәнергә ярдәм итәчәк. Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.
Казан Мэриясе хезмәткәрләре өчен бушлай татар теле курслары да дәвам итә. Шундый ук курсларда хезмәт күрсәтү өлкәсе (кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы, сәүдә оешмалары) хезмәткәрләре дә укый. Казан Мэриясе инициативасы белән махсус методик программа эшләнде. Курсларны уңышлы тәмамлаганнан соң таныклыклар тапшырылачак. Узган ялларда татар теле курслары Казанның җәмәгать транспорты хезмәткәрләре өчен дә старт алды.
Исегезгә төшерәбез, Казан урамнарында шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә уникаль тарихи-мәдәни аудиогидлы автобуслар йөри. Казан Мэриясе тарафыннан эшләнгән проект 4 маршрут (2 нче, 6 нчы, 90 нчы һәм 91 нче) буенча заманча бизәлгән 12 автобуста тормышка ашырыла. Автобус пассажирлары Казанның микрорайоннары, бистәләре тарихы, атаклы фигуралар, урам исемнәре, топонимнар, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар хакында ишетә ала. Проект Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә тормышка ашырыла.
11 нче ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясендә татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә мөмкин булачак. Проект Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла һәм Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә дә бик популяр. Бу акциядә Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнашачак. Узган ел татар теле буенча белемнәрен шәһәр Башкарма комитетының 80 ләп хезмәткәре тикшергән.