В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2022 елның беренче яртыеллыгында муниципаль парковкаларда дәүләт номерларыннан башка калдырылган автомобильләр тәгәрмәчләренә 269 блокиратор урнаштырылган. Әлеге кагыйдә бозу буенча 203 административ эш кузгатылган, 130 мең сумга штраф салынган. Бу чараның нәтиҗәсе үзен озак көттермәде – муниципаль парковкаларда буш урыннар саны уртача 30% ка, парковка сессияләре саны 70% ка, ә парковка өчен түләү суммасы 27% ка артты.
Исегезгә төшерәбез, Казанның муниципаль парковкаларында дәүләт номерларыннан башка калдырылган машиналар тәгәрмәчләренә блокираторлар узган елның 23 нче декабреннән урнаштырыла башлады. Җайланмада контакт-үзәкнең телефон номеры күрсәтелә, ә автомобильнең алгы пыяласында тәгәрмәчләрне блокировкалау турында белдерү урнаштырыла.
Шуның белән бергә, бу вакыт эчендә автомобильләргә урнаштырылган 24 блокиратор урланган яки зыян күргән. Барлык җинаятьчеләр дә табылган. Аларга карата процессуаль гамәлләр алып барыла.