Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.08.2021, 10:15

Бу атнада Казанда Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган бәйрәм чаралары сериясе узачак

Казанда бу атнада Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган уннарча чаралар планлаштырылган.

«Безнең команданың тавышы – безнең ишегалдының тавышы» проектының сайлап алу турлары тәмамлана. Җиңүчеләрнең финал чыгышлары 30-нчы августта «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә узачак.

Һәр районда Республика һәм шәһәр көненә карата тематик чаралар узачак: 26-нчы августта «Крылья Советов» паркында, 28-нче августта Совет мәйданындагы скверда «Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный» программасы оештырылачак, 30-нчы августта район бәйрәме Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

25-нче августта шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көнендә 1-нче май мәйданында «Безнең каһарманнар» әдәби марафонына йомгак ясау, чәчәкләр салу һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Республика һәм шәһәр көнендә эшләүче яшьләр «Безнең заман» фестиваленең традицион гала-концертында чыгыш ясаячак. Чара Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 13:30 сәгатьтә узачак.

28-нче августтан 30-нчы августка кадәр Казансуда мотосерфинг буенча ярышлар узачак.

 

Барлык пресс-релизлар