Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2024, 09:10

Казан урамнарында электр энергиясен сак кулланырга мөмкинлек бирә торган диодлы яктырткычлар белән 600 багана урнаштырылачак

Быел Казанда чокыр ремонты авария очраклары еш күзәтелә торган юл участокларында үткәреләчәк, эшләр 30 мең кв.м мәйданда җәелдереләчәк. Юл чатларында алты светофор урнаштыру, тагын биш җайланманы реконструкцияләү планлаштырыла. Светофорлар Академик Глушко урамы, 8; Гагарин урамы, 65; Короленко урамы, 73 адреслары буенча, Тэцевская һәм Икмәк заводы урамнары киселешендә барлыкка киләчәк.

Авария очраклары еш күзәтелә торган участокларда вазгыятьне яхшырту максатыннан бригадалар юл билгеләре, куркынычсызлык коймалары урнаштырачак. Шулай ук ясалма юл тигезсезлекләре булдырылачак, юл тамгалары һәм тавыш полосалары төшереләчәк. Яктылык бөтенләй булмаган 35 юл һәм тротуар участогында электр энергиясен сак кулланырга мөмкинлек бирә торган диодлы яктырткычлар белән 600 багана утыртылачак. Эшләр Җиңү проспектындагы 124 нче йорттан Академик Сахаров урамына кадәрге, Ямашев проспектындагы 49 нчы йорттан 63 нче йортка кадәрге тротуар участокларында, Әки торак массивыннан Белянкинога кадәрге юлда, Евгений Шварц урамында узачак. Татарстанның торак пунктларында тышкы яктыртуны торгызу программасы буенча Казанның 35 торак массивында да шундый 1400 яктырткыч тоташтырылачак.

2018 елдан башлап 2023 елга кадәр поселоклардагы 300 урамда электр энергиясен сак кулланырга мөмкинлек бирә торган 9 меңнән артык яктырткыч монтажланган. Хәзерге вакытта торак массивлардагы юлларның 80% ы тышкы яктырту челтәрләре белән тәэмин ителгән.

Быел Казанда 400 мең кв.м мәйданда юл тамгалары төшерү планлаштырыла. Моның өчен төп магистраль урамнарда – термопластика, ә транспорт хәрәкәте интенсивлыгы аз булган урамнарда буяулар кулланыла.


Барлык пресс-релизлар