Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2019, 09:00

«Водоканал»ның Волжский су алу җайланмасында бик арматурасын планнан тыш төзекләндерү башкарылачак

Казанда киләсе җомга, 27-нче сентябрьдә, 22.00 сәгатьтән башлап шәһәрнең Авиатөзелеш, Киров, Мәскәү һәм Яңа Савин районнары өлешләрендә су белән тәэмин итү туктатылачак. Суны туктату Волжский алу җайланмасында 1000 мм диаметрлы төп бик арматураларның берсенә планнан тыш ремонт ясау кирәклеге белән бәйле. Якынча исәпләүләр буенча, торак йортларны һәм социаль объектларны су белән тәэмин итү якшәмбе, 29-нчы сентябрь иртәсендә яңартылачак. Шулай итеп, эшләрнең төп күләме шимбә – ял көненә планлаштырылган.

Эшләр барышында 1788 күп фатирлы торак йортта, 10190 хосусый йортта һәм Казансу елгасының уң як яры территориясендә 851 социаль өлкә объектында су бирү туктатылачак. Тагын 309 күп фатирлы торак йортта һәм социаль өлкәгә караган 76 объектта су басымы кимиячәк.

Ремонтланырга тиешле бик арматурасы 1969 елда эшләнгән. Чуен арматураның хезмәт итү вакыты ярты гасырдан артык тәшкил итә һәм «Водоканал» инвестиция программасы нигезендә аны алыштыру 2021-2022 елларга планлаштырылган. Әмма агымдагы айда «Водоканал» белгечләре көн саен планлы тикшерү вакытында әлеге арматурадагы ярыкны табып алганнар. Шулай итеп, оператив рәвештә торгызу эшләрен башкару таләп ителде.

Волжский су алу җайланмасында «Водоканал» белгечләре тарафыннан башка төеннәр һәм арматуралар охшаш параметрларга карап тикшерелгән, ярыклар табылмаган.

Башлангыч исәпләүләр буенча, бик арматурасын төзекләндерү 30 сәгать дәвам итәчәк. Шуларның 6,5 сәгатендә – торбаларны судан арындырып тору, 18 сәгатендә – төзекләндерү эшләрен башкару, 5,5 сәгатендә юдырту, системаны зарарсызландыру һәм гидравлик режимны көйләү башкарылачак.

Ремонт эшләрен башкаруда предприятиенең 50-дән артык белгече һәм 10 махсус техника катнашачак.

Хәзерге вакытта эш җәдвәленә төзәтмәләр кертү өчен су белән тәэмин итүне туктатып тору турындагы хәбәр су бирү туктатылачак балалар бакчаларына, мәктәпләргә, медицина учреждениеләренә җибәрелгән. Әлеге социаль объектларга су китереләчәк.

Халык өчен су ташу автомобиль транспорты белән башкарылачак. Су ташу өчен 50 берәмлектән артык техника файдаланылачак.

Су белән тәэмин итүне туктатып торудан файдаланып, «Водоканал» параллель рәвештә башка участокларда да эшләр башкарачак. Шулай итеп, магистраль суүткәргечтәге 1973 елда төзелгән (800 мм диаметрлы) бикле арматура төзекләндереләчәк, шулай ук шәһәр челтәрләрендә 150-500 мм диаметрлы 11 эшермә алыштыру һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге төеннәр планлы һәм авария хәлендәге объектларны сүндерүне минимальләштерү өчен кирәк. Әлеге җиһазларны ремонтлау сүндерүнең гомуми вакытына тәэсир итмәячәк, ә участокларда 150-дән артык кеше һәм 30 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.

Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарын су белән тәэмин итү гадәти режимда башкарылачак.

Барлык пресс-релизлар