Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2024, 10:09

Казанда ярты ел нәтиҗәләре буенча кече оешмаларның әйләнеше 578 млрд сум тәшкил иткән

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Казанның кече бизнесы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ныклы уңай динамика күрсәтә. КУБның хуҗалык субъектлары саны 2,4%ка арткан (82452), 2,3%ка – КУБ өлкәсендә эшләүчеләр саны (158262), 32,3%ка – үзмәшгульләр саны (130597).

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары буенча (10.10.2024 елга) Казанда кече һәм урта бизнес субъектлары саны 82 меңнән артык хуҗалык итүче субъект тәшкил итә.

Кече оешмаларда эшләүчеләр саны 158 мең кешедән артык тәшкил итә.

10.10.2024 мәгълүматлары буенча, 130 меңнән артык үзмәшгульләр үз статусын теркәгәннәр һәм «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын кулланганнар. Ел башыннан аларның саны 22 мең кешедән арткан.

Кече оешмалар әйләнеше ярты ел нәтиҗәләре буенча узган ел дәрәҗәсенә караганда 9,4 процентка арткан һәм 578,3 млрд сум тәшкил иткән.

Кече оешмалар хезмәткәрләренең айлык уртача хезмәт хакы 35 мең сумнан артып киткән (35489,1), бу узган елның шушы чорына караганда 2%ка артык.

Агымдагы елның тугыз аенда КУБ субъектларыннан шәһәр казнасына кергән салымнар суммасы 45 процентка арткан һәм 8,7 млрд сум тәшкил иткән.

Барлык пресс-релизлар