В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан мәктәпләрендә туклану комплексларының бәясе 2025 елдан уртача 4-10 сумга артачак. Гыйнвардан ирекле сайлау менюсы 89 сум (элек 79 сум), комплекс – 63 сум (элек 55 сум), иртәнге аш яки төшке аш – 43 сум (элек 35 сум), аерым аш – 20 сум (элек 16 сум) торачак. Мәктәп укучыларының яртысыннан артыгы – 92 меңе – элеккечә бюджет хисабына бушлай тукланачак. Болар – башлангыч мәктәп укучылары һәм ташламалы категорияләрдән 5-11 сыйныф укучыларының 18% ы.
Мәктәп туклануына бәяләр соңгы тапкыр 2023 елның апрелендә үзгәрде. Бу вакыт эчендә сөт һәм сөт продукциясенә, атланмайга, иткә, токмач һәм яшелчәләргә бәяләр сизелерлек арткан. Росстат мәгълүматлары буенча, 2023 елның 1 апреленнән 2024 елның 31 октябренә кадәр азык-төлек товарларына куллану бәяләре индексы 12,7% тәшкил иткән. Шул ук вакытта 2024 елның ноябреннән тагын да сизелерлек үсеш күзәтелә.
Агымдагы бәяләр күтәрелүгә карамастан, Казанда мәктәптә туклану бәясе башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда иң түбәне булып калачак. Түбән Новгородта мәктәптә бер тапкыр ашала торган кайнар ризык 109,60 сум, Самарада – 121,46 сум, Санкт-Петербургта – 184,10 сум тора.
Исегезгә төшерәбез, башлангыч мәктәп укучыларының барысы да – 77 меңнән артык кеше – бюджет хисабына бер тапкыр түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Аның бәясе 2025 елның 1 гыйнварыннан бер кешегә 69,43 сум тәшкил итәчәк (2024 елда – 66,80 сум).
Моннан тыш, Казан бюджетыннан максатчан финанслау хисабына ташламалы категорияләргә караган 5-11 сыйныф укучылары кайнар ризыкны бушлай алалар. Бу 15 меңгә якын бала яки өлкән сыйныф укучыларының 18% ы.
Шулай ук мәктәпләрдә ике тапкыр кайнар ашауны махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар бушлай ала. Шулай итеп, 54% укучы тулысынча түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җирле эре җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итә – аларның балалар туклануы өчен продуктларны гомуми сатып алудагы өлеше якынча 80% тәшкил итә.
Китерелә торган барлык продукция департамент составына керүче аккредитацияләнгән сынау лабораториясендә катгый контроль уза. 2024 елда 516 тоннадан артык чимал яраксызга чыгарылган, ул балалар туклануы өчен рөхсәт ителгән таләпләргә туры килмәгән.
Хәзерге вакытта Казанның барлык мәктәпләрендә гамәлдә булган меню гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның туклануын оештыруга карата санитария таләпләренә җавап бирә. Меню укучыларның яшь категорияләре буенча дифференциацияләнгән тәүлеклек рационының сезонлылыгын, төп азык матдәләренең кирәкле күләмен һәм тиешле калориялелеген исәпкә ала.