В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авиатөзелеш районына М7 трассасыннан керү юлындагы бөкеләрне киметү өчен быел Ленинград, Пржевальский, Ударная, Вересаев, Камчатка урамнары участоклары ремонтланачак. 2022 елда 14 км озынлыктагы 25 юл ремонтланган, шул исәптән Әмирхан, Ямашев, Копылов, Гагарин һәм Четаев урамнары участоклары. Өстәмә рәвештә 13 квартал эчендәге юллар «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланган.
Быел «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында 49 ишегалдын яңарту көтә. Узган ел 130 меңгә якын кеше яши торган 118 йорт төзекләндерелгән.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары территориясендә 45 меңнән артык кеше яши торган 14 поселок урнашкан. Быел поселокларда 16 км озынлыктагы электр челтәрләрен һәм 12 электр подстанциясен реконструкцияләү, шулай ук Северный, Коры елга һәм Яңа Каравай торак массивларында 12 урамда 60 яктылык ноктасын монтажлау планлаштырыла.
Соңгы 6 елда поселокларда 90 км озынлыктагы электр челтәрләре алыштырылган.
2022 елда 6 бакча ширкәтендә керү юлларын ремонтладылар, каты коммуналь калдыклар җыю өчен яңа контейнер мәйданчыклары оештырдылар, скважина борауладылар һәм насос җиһазлары урнаштырдылар. Эшләр «Строитель №1», «Садовод №11», «Элекон» заводының 2 нче номерлы бакчачылык ширкәте», «Казмелькомбинат №3», «Руно», «С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең 11 нче номерлы бакчасы» коммерциягә нигезләнмәгән бакчачылык ширкәтләрендә башкарылган.
Зур Зәңгәр күл территориясендә төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарыла. Анда ярларны ныгыту, агач күперне яңарту, вак таш һәм карагайдан җәяүлеләр сукмаклары төзү, тышкы яктырту һәм видеокүзәтү системалары урнаштыру үткәрелгән. Быел күл территориясендә төзекләндерү эшләрен дәвам итү планлаштырыла. Урам яктырту чыганаклары белән эшләр башкарылачак, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылачак, велосипед парковкалары булдырылачак, шулай ук урман терапиясе маршруты һәм авторлык объектлары барлыкка киләчәк.
Районнарны яшелләндерү өчен 40 мең квадрат метр мәйданда 2 мең агач, газон һәм чәчәклекләр утыртылачак.